Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рухы жиңүгә рухландырды

Әгәр кешенең эше үлгәч тә дәвам итә икән, димәк, ул әле исән.

Бу гыйбарә ун ел дәвамында Татарстанның милли көрәш федерациясен җитәкләгән, гомеренең соңгы көненә кадәр спортның әлеге төрен үстерү өчен янып йөргән якташыбыз Наил Хәмидуллинга бик тә туры килеп тора. Менә икенче ел инде Сабада Наил Хөснулла улы истәлегенә багышланган татарча көрәш турниры үткәрелүе дә - моның ачык мисалы. Былтыр ярышлар үсмерләр арасында барса, быел олылар бил алышты. Бәйгедә республиканың төньяк районнарыннан иң көчле көрәшчеләр катнашты. Күрше Мари Иленнән дә килгәннәр иде. Н.Хәмидуллинның туганнары, якыннары турнирның хөрмәтле кунаклары булды. Ярышларны Хәмидуллиннарның кияве - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Рәшит Кәримов ачты. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев турнирда катнашучыларны тәбрикләү чыгышында Н.Хәмидуллинны ихтирам белән искә алды, көрәшчеләрне сәламләп, турнирның гадел, имгәнүләрсез узачагына ышаныч белдерде. Республика Татар-башкорт спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да Наил абыйның күркәм сыйфатларын зурлап искә алды, аның бертуган энесе Фидаил Хәмидуллинга көрәшчеләр бүләкләү өчен федерация тарафыннан булдырылган махсус кул сәгате тапшырды.

(Дэвамын "Саба таннары"ннан укый аласыз).

Ф.Мэулетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев