Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада бокс, самбо, тхэквондо һәм йөзү буенча кызыклы мастер-класслар үтте [+фото]

Узган ялларда “Саба” йөзү бассейнында Әтиләр көненә багышланган спорт чарасы узды. Чара әтиләре тәрбиясендә үсүче балалар өчен оештырылды.

Спорт чарасы ачылышында сәламләү һәм котлау сүзе белән Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат  Кәримов, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Саба һәм Теләче районнарының хәрби комиссариаты башлыгы, Әтиләр Советы җитәкчесе Фәнис Закиров,  Сабаның «Олимп» балалар спорт мәктәбе, бассейн, спорткомплекс директоры Рифат Хисамов чыгыш ясады. 

Балалар өчен бокс, самбо, тхэквондо һәм йөзү буенча кызыклы мастер-класслар үткәрелде, соңыннан һәркем үзен "Күңелле стартлар" уенында сынап карый алды. Һәр гаилә спорт чарасында актив катнашканы өчен грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев