Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Шәхси эшмәкәр – спонсор

Мичәнбаш клубында узган «Сәламәт булыйм дисәң» шашка ярышында егет һәм кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Клуб мөдире Лилия Шәрипова оештырган бәйгедә барысы 15 кеше катнашты. Ярышның баш хөкемдары итеп спорт мастерлыгына кандидат Илфат Ханнанов чакырылды. Ул мастер-класс күрсәтеп, бәйгене тагын да җанландырып җибәрде: берүзе 13 уенчыга каршы уйнап, җиңү яулады. Авылның егет-кызлары да сынатмады, әмма Фәсхетдиновлар гаиләсенә тиңнәр табылмады. Илназ - 1нче, Искәндәр - 2нче, аларның әтиләре Рифат Фәсхетдинов 3нче урынны алды. Призлы урыннарны алучыларны ярышларның спонсоры, шәхси эшмәкәр Илшат Вәлиев бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мичәнбаш