Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанда профессиональ хатын-кызлар хоккей командасы оешырга мөмкин

Хәлил Шәйхетдинов республикада хатын-кызлар хоккееның киләчәге турында сөйләде.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов республикада хатын-кызлар хоккей командасын булдыру мөмкинлеге турында сөйләде.

«Хатын -кызлар хоккее турында төгәл күзаллаулар бар, ләкин алдан әйтми торабыз», - диде Шәйхетдинов журналистларга хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы алдыннан узган матбугат конференциясендә.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, моның өчен шартлар булдырылган. «Яңа Савин районында яшәү, туклану урыны булган база булдырырга җыенабыз. Эш бара, кайчан әзер булыр, әлегә әйтә алмыйм. Шулай ук без инвестор эзлибез. Киләсе атнада җитәкчелек киләчәк, ул мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш», - диде ул.
 

Фото: Артур Шипилов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X