Яшь биатлончы Әнвәр Шакирҗановта - алтын медаль
Спортчыларыбыз 31 гыйнвар-1 февраль көннәрендә Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы Николай Круглов Кубогына биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышларда катнашты.
31 гыйнвар-1 февраль көннәрендә Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы Николай Круглов Кубогына биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышлар узды. Илебезнең танылган спортчысының 76 еллыгына багышланган Турнир Россиянең 5 төбәгеннән - Түбән Новгород, Иваново, Мәскәү, Владимир өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 11-12 һәм 13-14 яшьлек 60 тан артык яшь биатлончыны җыйды.
Әлеге ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары Шакирҗанов Әнвәр һәм Нигъмәтҗанов Әмир катнашты. Ярыш йомгаклары буенча Әнвәр алтын медаль яулады. Спортчыларны һәм аларның тренерлары Дамир Шакирҗанов ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев