4 февраль 2026 яңалыклары
-
Татарстанда җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеге турында сораштыру башланды
Татарстан халкы сораштыруда катнаша һәм җирле үзидарә органнары эшен бәяли ала. Мондый тикшеренү республикада ел саен үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы узды
Ата-аналар һәм балалар бергәләп зирәклек, тапкырлык һәм бердәмлек сыйфатларын күрсәттеләр.
-
Красноярск мәктәпләренең берсендә сигезенче сыйныф укучысы сыйныфташларына һәм педагогка һөҗүм иткән
Красноярск мәктәбендә һөҗүм вакытында биш кеше зыян күргән
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен СНИЛСларны проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә
Иминиятләштерү номеры баланың тууын ЗАГС органнарында теркәгәннән соң ук бирелә һәм гомере буе гамәлдә була.
-
12 февральдә Татарстанда Муса Җәлил язмышы турындагы «Кара урман» фильмы прокатка чыга
Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язмышына һәм аның үлеменең Нюрнбергта беренче тапкыр экранлаштырылган нацист җинаятьчеләрен җәзалау белән бәйле «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанда 12 февральдән башлана. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Сабада халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтовны искә алдылар
Танылган якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы әләме (Дәүләт флагы) авторы Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулды.
-
Татарстанда яшәүче һәр 32 нче кеше онкология авыруы белән исәптә тора
Һәр 32нче татарстанлы онкология белән авырый. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече онколог Эдуард Нагуманов сөйләде.
-
Сабада яшәүче Мәрьям Хисмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләде
-
Сабада район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Кадрлардагы үзгәрешләр
-
Укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен 3 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк
2026 елда «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының, шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләү каралган.
-
Гыйнвар хезмәт хакына өстәмә: аны Татарстанда кемнәр алачак
Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак. Бу кемнәргә кагыла – «Татар-информ» материалында.
-
Яшь биатлончы Әнвәр Шакирҗановта - алтын медаль
Спортчыларыбыз 31 гыйнвар-1 февраль көннәрендә Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы Николай Круглов Кубогына биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышларда катнашты.
-
Бүген Сабада нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: февральдә кар күп ятса, үлән калын булачак.