Сабада яшәүче Мәрьям Хисмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләде
Хисматова Мәрьям Сәит кызы 1936 елның 4 февралендә Байлар Сабасында дөньяга килә. Саба мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң укуын авыл хуҗалыгы тармагы буенча дәвам итәргә теләп, Арчага, тракторист-механизатор белгечлегенә укырга керә. Анда ул булачак тормыш иптәше, Арча районы Ишнарат авылы егете – Музакир Сәгит улы белән таныша. Укуларын тәмамлаганнан соң, аларны Казахстан якларына эшкә җибәрәләр. 1956 елда шунда гаилә корып яши башлыйлар. 3 сабыйга гомер бирәләр. Бик тырыш, күпләр өчен үрнәк гаилә була алар.
Мәрьям апа лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. 1991 елда, лаеклы ялга чыккач, алар Музакир абый белән туган яклары – Сабага кайтып урнашалар. Кызганычка каршы, Мәрьям апага 2003 елда олы улы Зөфәрне, ә 2005 елда тормыш иптәшен дә югалтырга туры килә.
Бүгенге көндә Мәрьям Сәит кызы булганына шөкер итеп, кызы Резеда тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә. 8 онык һәм 7 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев