2026 елда «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының, шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләү каралган.
Татарстан Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы белән төзелгән килешүләр нигезендә моңа федераль бюджет хисабына 3299,2 миллион сум акча җибәрү планлаштырыла: гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә - 3021,3 миллион сум, һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә 277,9 миллион сум. (Вечерняя Казань)


Нет комментариев