Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче һәр 32 нче кеше онкология авыруы белән исәптә тора

Һәр 32нче татарстанлы онкология белән авырый. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече онколог Эдуард Нагуманов сөйләде.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр 32 нче кеше онкология авыруы белән исәптә тора. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече онколог Эдуард Нагуманов сөйләде.

"2025 елның 31 декабренә Татарстан Республикасында яман шеш белән авыручы 127 324 пациент теркәлгән. Татарстан Республикасы тарихында беренче мәртәбә авыру 20 меңнән артып китте", - диде спикер.

Нагуманов сүзләренчә, авыру 2024 ел белән чагыштырганда 4,5% ка һәм 2023 ел белән чагыштырганда 12% ка арткан.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, диспансерлаштыру онкология авыруларын иртә стадияләрдә сигез тапкыр ешрак диагностикаларга ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, «Озак һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә Россия Федерациясе гражданнарына бушлай диспансерлаштыру мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев