Байлар Сабасының «Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь боксчылар Арчада узган беренчелектә 2 алтын һәм 3 бронза медаль яулады.
25-27 сентябрьдә Арча шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге узды. Әлеге турнирда Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Балтач, Биектау, Арча, Байлар Сабасы кебек шәһәрләрдән 176 кеше катнашты.
Байлар Сабасының "Олимп" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
- 1 урын - Салават Йосыпов
- 1 урын - Абдуллин Адель
- 3 урын - Галоян Григор
- 3 урын - Кәшипов Дамир
- 3 урын - Гайнетдинов Радил
2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында иң яхшы техник көрәш өчен Абдуллин Адель махсус приз белән бүләкләнде. Яшь боксчыларыбызны һәм аларның тренерлары Рифат Хисамовны һәм Марсель Латыйповны чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев