Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчысы Данил Садриев Олимпиадада трамплиннан сикерү буенча рекорд куйды

Евгений Климов, Михаил Назаров, Роман Трофимов һәм Данил Садриев ярышларның финал раундына узды.

Татарстан спортчысы 18 яшьлек Данил Садриев Пекиндагы Олимпия уеннарында трамплиннан сикерү буенча рекорд куйды. Ул 107 метрлы нәтиҗә күрсәтте

Бүген Пекинда ир-атлар арасында чаңгыда HS-109 трамплиныннан сикерү ярышларында медальләр уйнатыла.

Россиянең дүрт спортчысы: Евгений Климов, Михаил Назаров, Роман Трофимов һәм Пекинда узучы Олимпиадада Татарстанны тәкъдим итүче Данил Садриев ярышларның финал раундына узды.

Төп раундның беренче омтылышыннан соң Климов һәм Садриев әйдәп бара.

Финал ярышлары 15.00 сәгатьтә башланды. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев