«Яшьлек» яшьләр үзәге алкалы хоккей буенча Яңа ел турниры уздырды
6 гыйнвар көнне Шәмәрдәндә ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир үтте
Биредә Шәмәрдән, Саба, Кукмара, Питрәч районнарынан килгән иң көчле командалар көч сынашты. Турнирны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров ачып, уенчыларга уңышлар теләде.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынга Кукмара, 2 урынга Шәмәрдән, 3 урынга Саба командалары чыкты. Җиңүчеләргә "Яшьлек" яшьләр үзәге исеменнән грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев