Җиңү Кубогына гер күтәрү буенча узган ярышларда районыбыз спортчылары иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр
9 - 10 май көннәрендә Киров өлкәсенең Яранск шәһәрендә Җиңү Кубогына Гер спорты фестивале узды.
Районыбыз спортчылары төрле авырлыктагы герләрне максималь санда күтәреп, төрле уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр:
73 кг кадәр авырлыктагы категориядә, беренче урынны алган Галиахметов Риназ, 24 кг авырлыктагы герне,75 тапкыр күтәрде.
85 кг кадәр авырлыктагы категориядә ,беренче урынны яулаган Хуҗятуллин Динар, 24 кг авырлыктагы герне ,109 тапкыр күтәрде.
95 кг.нан югары авырлыктагы категориядә,беренче урын алган Хәбибуллин Айзат,24 кг авырлыктагы герне,123 тапкыр күтәреп,1 урынга лаек булды.
85 кг.кадәр авырлыктагы категориядә өченче урынны алган Хәлилов Эмиль,24 кг авырлыктагы герне,60 тапкыр күтәрде.
58 кг кадәр авырлыктагы категориядә,өченче урын алган Аглиулин Ранис,12 кг авырлыктагы герне,12 минут эчендә 160 тапкыр күтәрде.
68 кг кадәр авырлыктагы категориядә,Ваийсов Улугбек ,12 кг авырлыктагы герне,12 минут эчендә 345 тапкыр күтәреп ,1 урынны яулады.
73 кг.кадәр авырлыктагы категориядә,беренче урын алган Газизов Алмаз,20 кг авырлыктагы герне ,12 минут эчендә 293 тапкыр күтәрде.
73 кг.кадәр авырлыктагы категориядә,икенче урын алган Вакказов Ахат,16 кг авырлыктагы герне ,12 минут эчендә 260 тапкыр күтәрде.
85 кг кадәр авырылыктагы категориядә,беренче урын алаган "Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Миңнемуллин Фарил, 20 кг.авырлыктагы герне,12 минут эчендә 200 тапкыр күтәрде.
48 кг кадәр авырлыктагы категориядә,беренче урын алган Галиева Нәргизә, 4 кг авырлыктагы герне,12 минут эчендә 221 тапкыр күтәрде.
68 кг.нан югары авырлыктагы категориядә беренче урынны алган Дружкова Миләүшә,12 кг авырлыкагы герне 5 минут эчендә 118 тапкыр күтәрде.
48 кг кадәр авырлыктагы категориядә беренче урынны Дружков Ильнур яулады,16 кг авырлыктагы герне 12 минут эчендә 60 тапкыр күтәрде.
Барлык спортчыларны һәм тренер - укытучы Фарил Миңнемуллинны уңышлары белән котлыйбыз,алга таба да аларга җиңүләр телибез.
Чыганак: Саба муниципаль район сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев