Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Пенсионер спортчыларның зур җиңүе

“Өченче буын” XIV республика спартакиадасы төгәлләнде

Язның  соңгы  көнендә  Казан шәһәрендә Татарстанның барлык шәһәр һәм район  командалары  катнашында пенсионерларның “Өченче буын”  XIV республика  спартакиадасы  үткәрелде. Программага дартс, өстәл теннисы,  электрон мылтыктан ату, 50 метрга  йөзү, 1000 метрга  йөгерү һәм эстафета  ярышлары  кертелгән  иде. Башта районда сайлап  алу  ярышлары  үткәрелеп,  Шә­мәр­дәннән Михаил Карамышев, Равия Фәсхетдинова, Хания  Галимуллина, Югары  Утардан  Фәннур Бәшәров, Иске Мичәннән Рамил Мостафин, Сабадан Тәскирә Ханнанова, Светлана Кириллова, Рузалия  Фәйзерахманова, Альфред Габдерахманов,  Рәшит Кәримов һәм Урта Сабадан Азат Дәүләтшин составында команда тупланды.  Әлеге  состав нык  әзерлекле, көчле рухлы икәнен исбатлады һәм ахыргы нәтиҗәдә  1нче  урын­ны  яулады.  Аеруча шәхси бе­ренчелектә зур  өлеш  керткән  Ру­залия  Фәйзерахманова (өстәл тен­нисы, 1нче урын), Равия Фәс­хетдинова (атуда 1нче  урын), Азат Дәүләтшин, Хания  Галимул­лина (1000 метрга йөгерүдә 2нче  урыннар) билгеләп үтәсе  ки­лә.  Пенсионер  спортчыларны җиңүләре белән котлап,   яңа  уңышлар телибез.

Рәшит  Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев