Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Райондашыбыз Зилә Батыршина Россия чемпионы булды

Адыгеядә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча спортчыбыз Зилә Батыршинаның исәбендә: 2 алтын һәм 1 бакыр медаль.

Команда зачетында Зилә Дарья Леомцева һәм Альбина Шакирова белән берлектә квалификациядә 225нең 206сына тидереп, финалда Липецк өлкәсен 6-2 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яуладылар.

Бөтенроссия турниры кысаларында шәхси зачетта Зилә 111(2) +24+24 нәтиҗәсе белән өченче урынга лаек булды.

Ярышларның соңгы көнендә Зилә яңадан мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Казан спортчысы Петр Егоров белән микстта түгәрәк стендта алар көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәттеләр, 142/150, ә алтын матчта Мәскәү өлкәсе спортчыларын 6-2 исәбе белән җиңделәр.

Гомумән алганда, Адыгеядәге ярыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спортчылары 11 медаль яулады, шуларның 3се алтын медаль. Россия чемпионатының гомумкоманда зачетында безнең җыелма команда 1 урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев