Районыбызның яшь спортчылары  Удмуртиядә шахмат буенча Бөтенроссия ярышларында катнашып кайтты
Спорт яңалыклары

Районыбызның яшь спортчылары Удмуртиядә шахмат буенча Бөтенроссия ярышларында катнашып кайтты

Ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән 370 шахматчы (76 команда) катнашты.

  19-24 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасының Дебеса торак пунктында  авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында тиз шахмат, шахмат композициясе һәм блиц буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. Саба районыннан 2 команда катнашты.

Команда составы (2014 елда туган һәм кечерәк): 1 команда: Газизуллин Айдан, Низамиев Йосыф, Фазылов Илназ, Шәвәлиева Энҗе.

2 команда: Вахитов Бәхтияр, Сөнгатов Аяз, Мөхәммәтова Сафия.

Саба командасы 51 команда арасында 7 урынны яулады (тиз шахмат).

47 команда арасында блиц буенча – 10 нчы урын. Өч спорт дисциплинасы буенча бездә 1 медаль - көмеш! Шәвәлиева Энҗе бик яхшы чыгыш ясады һәм шахмат композициясе буенча шәхси зачетта 2 урын алды. Позитив хис-кичерешләр күп булды. Беренче чиратта – бу илнең башка төбәкләреннән килгән балалар белән аралашу. Җиңүчеләрне, барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә күп җиңүләр телибез!  дип хәбәр итә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе җитәкчелеге


Нет комментариев