Рушан Миңнегулов уңышы
Спорт яңалыклары

Рушан Миңнегулов уңышы

Райондашыбыз 12-18 март көннәрендә Ханты-Мансийск шәһәрендә чаңгы ярышлары һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар биатлоны буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелегендә катнашты

 12-18 март көннәрендә Ханты-Мансийск шәһәрендә чаңгы ярышлары һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты биатлоны буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Саба муниципаль районының «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүче актив катнашып, призлы урыннар яулады. Ирекле стиль белән 5 км дистанциядә ярышларның беренче көнендә безнең Миннегулов Рушан 3 нче урынны алды.

Икенче көнне спортчылар 10 км классик стильдә йөгерделәр Миңнегулов Рушан 3 нче урынны алды.

 Ханты-Мансийскта узган Россия чемпионатында һәм беренчелегендә LW 2-9 «басып» классында классик стиль белән спринтта безнең Миңнулов Рушан 3 урынны яулады.


Нет комментариев