Саба районы волейболчылары бронза медальгә лаек булдылар
Спорт яңалыклары

Саба районы волейболчылары бронза медальгә лаек булдылар

24 - 26 октябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә XXII-нче «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында, авыл районнары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал уеннары узды.

Анда республиканың төрле почмакларыннан иң көчле командалар, шул исәптән безнең горурлыгыбыз - Саба районы спортчылары да катнашты.  Уеннарда, Саба районы хатын-кызлар җыелма командасы һәм районның ир - атлар җыелма командасы  3 нче урынны алды. Спортчыларны ярышларга әзерләүчеләр – "Яшьлек" яшьләр үзәге  тренерлары Илназ Хөснетдинов һәм Снежана Бәшәрова. 


Нет комментариев