Анда Кукмара, Теләче, Саба, Питрәч һәм Казан шәһәреннән 10 команда катнашты.
Сабаның "Алтын туп" манежында Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең мини-футбол буенча яңа ел турниры узды. Анда Кукмара, Теләче, Саба, Питрәч һәм Казан шәһәреннән 10 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - "Олимп" Саба (тренер Данияр Разаков)
2 урын - Шәмәрдән "Яшьлек" (тренер Фәрхәд Хәлиуллин)
3 урын-"Олимп-2" Саба (тренеры: Разаков Д.Р.)
"Иң яхшы уенчы" дип Сәетов Эмиль, "Иң яхшы капкачы" дип Галиев Диназ (тренеры Данияр Разаков) бүләкләнде. "Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Ибраһимов Алмаз (тренеры Фәрхәд Хәлиуллин) җиңде.
Нет комментариев