Сабада өстәл теннисы буенча якшәмбе лигасы узды
Инвалидлар декадасы башланды
Инвалидлар декадасының беренче көнендә «Саба-Арена»да өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы узды. Лига 60тан артык катнашучыны берләштерде, шуларның 30ы адаптив спортны тәкъдим итте. Хәтта Казаннан да катнашучылар бар иде. 1 нче лигада пьедесталның өченче баскычына Исмаилов Хәйем - Батыршина Дина дуэты күтәрелде. Икенче урынга «Факел» дуэты Раян Йосыпов- Камил Вилданов күтәрелде. Турнирның җиңүчеләре булып «ВЕКА» дуэты Илсаф Латыйпов-Әлфис Вәлиуллин танылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга татлы призлар тапшырылды.
Адаптив спортта ПОДА, ЛИН, ИН2 дисциплиналарының барлык разрядлары уйнатылды.
ИН2 разрядында
Хатын- кызлар
2 нче урын- Полина Кадыйрова.
1 урын- Ләйсән Зарипова.
Ир- атлар
3 урын-Камил Вәлиев
2 урын-Айдар Идрисов.
1 урын - Андрей Новиков
Разряд 6-10кл.
Ир- атлар
3 урын-Дмитрий Новиков.
2 урын-Рәмис Миндияров.
1 урын-Нияз Шаманов.
Хатын- кызлар
3 урын-Элина Шәйдуллина
2 урын - Галина Гороховатченко
1 урын - Сафира Фәйзетдинова
ЛИН разряды
Ир- атлар
3 урын-Тимур Шакиров.
2 урын - Дамир Билалов
1 урын - Владимир Богданов.
Хатын- кызлар
3 урын-Гөлназ Исмәгыйлева
2 урын-Алинә Хәйруллина
1 урын-Алсу Нигъмәтҗанова.
1-5 класс ПОДА
Раил Галиәкбәров һәм Рияна Имамиева үз номинацияләрендә беренче булдылар.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары «Саба-Арена»дан акчалата бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Турнирның мактаулы кунагы-Саба муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Әмин Миңнегулов һәм тренер Илдус Исмәгылов декадада катнашучыларның һәрберсенә татлы призлар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев