Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Саба спортчылары Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына нард ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясадылар

Ярышлар 22-25 май көннәрендә Казанның Көрәш Сараенда узды.

 Халыкара турнир Республика Рәисе, Россия һәм Татарстан нард Федерациясе һәм ТР Спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Турнирга илнең барлык почмакларыннан 250 дән артык спортчы килде. Байлар Сабасында да төрле дисциплиналардагы спортчылар катнашты.

Хатын - кызлар арасында пьедесталга ике тапкыр Сиринә Мөхәммәтова күтәрелде- ул төп турнирның дүртенче урыны һәм блиц-турнирның беренче урынына лаек булды.

 Дүрт көнлек марафон нәтиҗәсендә райондашларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр.

Кыска нардлар:

1 урын - Камалтдинов Айдар;

3 урын - Галимуллин Данияр.

Озын нардлар:

1 урын-Кәримуллина Камилла;

2 урын-Камалтдинов Раяз.

Барлык спортчыларны, ТР Рәисе Кубогы призерларын һәм җиңүчеләрен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев