Саба таңнары

Сабинский район

16+
Спорт яңалыклары

Зилә Габдерахманова барлык көндәшләрен отты

Инвалид спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашып киләләр.

   Узган атнада Түбән Камада шахмат, шашка (100) һәм шашка (64) буенча республика чемпионаты үткәрелде. Шахматта Сабабаштан Зилә Габрахманова  зур  уңышка иреште. Ул барлык көндәшләрен отып, чемпион исменә лаек булды. Хатын-кызлар арасында Сабадан Фәния Шәмсетдинова  рус шашкасында һәм халыкара шашкада, бары тик Россия  спорт остасы Чулпан Габделганиевага гына оттырып, 2нче  урынга чыкты. Ир-егетләр төркемендә Азат Әхмәтов шулай ук  ике мәртәбә мактау пьедесталына күтәрелде. Ул халыкара шашкада – 1нче, рус шашкасында 3нче нәтиҗә күрсәтте. Бу Азатның әлеге төр ярышта 12нче тапкыр чемпион калуы. Хәмит Вәгыйзов халыкара шашкада 3нче урынны алды.

  Ике спортчы ветеран шушы көннәрдә Сочи шәһәрендә Россиякүләм, Шашка-64 турнирында катнаштылар. Барысы 26 уенчы көч сынашкан бәйгедә Азат Әхмәтов мактаулы 5нче нәтиҗәгә иреште. Хәмит Вәгыйзов 11нче урынны алды.

Рәшит Кәримов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев