Саба районында «көмеш волонтерлар» катнашында өлкәннәр өчен юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, электр самокатларын куркынычсыз куллану буенча акция үткәрелде.
Юл-транспорт травматизмын өлкән яшьтәге буын арасында профилактикалау максатыннан, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне активлаштыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә юлларда куркынычсызлыкка аңлы караш формалаштыру максатыннан, "Электросамокатлар турында. Юл хәрәкәте иминлеге хәбәр итә" акциясе үткәрелде. Чара Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягафарова һәм безнең "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "Көмеш волонтеры" белән берлектә узды.
Акция барышында Гүзәл Назифовна җәяүлеләр өчен караңгы вакытта яктылык кире кайтаргыч элементлардан файдалану һәм куркынычсыз хәрәкәт итү буенча практик рекомендацияләр бирде, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган, индивидуаль күченү өчен билгеләнгән электромоторлы транспорт чаралары турында сорауларга җавап бирде. Әлеге чара нәтиҗәле һәм аңлаешлы итеп үтте, өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеген арттыруда ярдәм итте.
Нет комментариев