Хөрмәтле укучылар, педагоглар һәм ата-аналар! Сезне ихлас күңелдән Белем көне — яңа уку елы башлану белән котлыйбыз!
1 сентябрь — ул һәрвакыт яңа мөмкинлекләр, зур өметләр һәм якты киләчәккә старт бирүче көн. Бу бәйрәмдә без аеруча зур рәхмәт сүзләрен остазларыбызга — үз эшләренең чын профессионалларына, балаларга белем һәм тәрбия бирүчеләргә юллыйбыз. Сезнең сабырлыгыгыз, фидакарьлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз алдында баш иябез.
Кадерле укучылар! Уку елы барыгызга да тик яхшы билгеләр, мавыктыргыч ачышлар һәм лаеклы җиңүләр генә алып килсен. Алда сезне кызыклы дәресләр, файдалы китаплар һәм тугры дуслар көтә. Ата-аналарга исә балаларының уңышларына сөенеп яшәүләрен телибез. Яңа уку елы һәркем өчен нәтиҗәле, имин һәм якты вакыйгаларга бай булсын! Хәерле сәгатьтә!


Нет комментариев