Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар эшли – халык ял итә

Бу көннәрдә райо­ныбыз­ның мәдәният хезмәт­кәр­ләре һөнәри бәй­рәм­нәрен узган 2011­ ел уңышларына йом­гак­ ясап билгеләп үтә­ләр.

Бүген дә район мәдәният йортында клуб, китапханә, музей хезмәткәрләренең еллык семинар-киңәш­мәләре була. Нәтиҗә ясар­лык күркәм эшләре күп аларның. Соңгы елларда районыбызда халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүне яхшыртуга игътибар арта барып, бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Тармакның матди-техник базасы ныгый, мәдәни-агарту эшенең төп нигезе булган клуб берләшмәләренең, ки­тап­ханәләрнең абруе үсә. Төрле коллективларны сәнгать түгәрәкләренә, берләшмәләргә тартуда, авыл эшчәннәренең инициативасын, активлыгын, хезмәт нәтиҗәлелеген үстерүдә мәдәният хез­мәт­кәрләренең ярдә­ме зур.

Мәдәният йортларына һәм авыл клубларына 11493963 сумлык капиталь ремонт, 233752 сумлык агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылды. Барлыгы 626088 сумлык үзешчән сәнгать костюмнары тектерелде, 27161 сумлык музыка кораллары, 626126 сумлык инвентарь, техник җиһазлар алынды.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Фоторәсемдә: район мә­дәният бүлеге начальнигы Мидхәт Хафизовны хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәргән вакытта күрәсез.

Нурхан Дәүләтов фотосурәте.

И.Яхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев