Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашлык көшелләре куандыра

Урак чорын авыл кешесе эчке дулкынлану белән көтә.

Күз карашы белән башта кырдагы игеннәрне карап үстерә, аннары ындыр табагына кайткан көшелләргә куана. Тормышын иген-икмәк үстерүгә багышлаган игенче-механизатор белән бергә аның гаиләсе дә урак белән янып яши. "Тимершык" филиалы биләмәсендәге Тимершык, Кызыл Мишә авыллары кырларында элек-электән икмәк уңа. Быел да хуҗалык амбарына 25000 мең центнердан артык ашлык кайтты. Биредә без булган көнне ындыр табагы ашлык чистартучы ике "ОВС-25", чәчүлек орлык әзерли торган "КЗС-25" гөрелтесе белән шаулап тора.

- Тимершык амбарында - 238, Кызыл Мишәдә 420 тонна фураж салынды. Шәмәрдән элеваторына да илтәбез. Көнгә 5 мең центнер ашлык кайткан көннәр дә булды,- ди филиалның баш агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов.

-Бигрәк тә кайсы культурадан әйбәт уңыш алынды?- дип сорагач, җир белгеченең йөзе нурланып китте. Аның:

-Чәчүгә 24 апрельдә керештек. Язның яңгырлы һәм салкынча килүе аеруча арпага килеште. Иртә чәчелгән басуларда уңышның чыгышы да әйбәт. Аннары барлык чәчүлекләрне үз вакытында чүплелегенә карап, гербицид белән эшкәртүнең дә уңай йогынтысы булды. "ДТ-75" тракторында Мөдәррис Нургалиев һәм Данил Төхфәтуллин чәчкән һәм үзләре тукландырган, тырмалаган басуларның кайбер участокларында гектарыннан 36ар центнер уңыш чыккан урыннар да булды. Быел арпаның яңа сортын да сынап карадык, уңышы начар булмады. Башта борчак белән арыш сугып алынды. 90 гектарлы ашлык катнашмасын да фураж запасын тулыландыру өчен бөртеккә суктырдык. Шушы көнгә уңыш уртача 23,2 әр центнер тәшкил итә, иң күп тулай җыем арпа культурасынннан алына. Югыйсә, җәй айлары да язга охшап явымлы килсә, уңыш бермә-бер күбрәк булыр иде. Табигатьнең кодрәтенә каршы көрәшеп булмый шул, Аллаһ Тәгаләнең биргәненә шөкер итәргә туры килә. Урып-җыю эшләрен булганны исраф итмичә, атна-ун көн эчендә төгәлләргә кирәк. Кырдан бөртеге вак, әмма коры ашлык кайта, - дип сөйләгәнен тыңлый-тыңлый, ындыр табагында эшләүчеләр янында тукталдык.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев