Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белем бәйрәме котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да 1 сентябрь - Белем көне белән котлыйбыз. Тормышта иң зур кыйммәтләрнең берсе - гыйлем.

Аң-белем туплап кына без дөньядагы хәл­ләрне дөрес бәяләргә өйрәнәбез, шуның белән бергә игелекле, яхшы эшләр кылуыбызга ышаныч ныгый, арта. 1 сентябрь - белем алучыларга да, укытучылар өчен дә аеруча әһәмиятле көн. Беренче сыйныфка кергән сабыймы, югары уку йорты студентымы яисә күп еллар дәвамында балаларга белем биргән тәҗрибәле укытучымы - барысы да 1 сентябрьне яңа үрләр яулау, тәҗрибә туплый башларга этәргеч бирүче бәйрәм кебек кабул итә. Галимнәр зирәклеге һәм мөгаллимнәрнең тәҗрибәләре аша дөньяны бөтен тулылыгы белән тану мөмкинлеге бар. Районда балаларыбызга ныклы белем бирергә, рухи-мәдәни кыйммәтләребез ярдәмендә тәрбияләргә шартлар җитәрлек. Саба җирендә педагогиканың бай хәзинәсе, потенциалы һәм тарихи кыйммәтләре тупланган, без бу мөмкинлекне югалт­маска тиеш. Балаларыбызның акыл һәм рухи үсешен кайгырту - ул киләчәккә салынган иң уңышлы инвестиция. Белем бәйрәме мөбарәк булсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев