Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелек кыл да суга сал

"Балкыш" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең Кызыл Мишә авылында өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Резеда Галимова җаваплылыгына ялгыз яшәүче унөч әби беркетелгән.

Резеда өлкәннәрнең һәрберсенең сәламәтлеге сагында уяу торган солдатны хәтерләтә. Аларның күңелләрен күтәрү өчен төрле алымнар эзли. Шушы көннәрдә Кызыл Мишә клубында Резеда инициативасы белән әбиләр өчен бай табын әзерләп, Яңа ел бәйрәме оештырылды. Ялгыз гомер кичерүче әбиләргә Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Дилбәр Нигъмәтҗанова, хатын-кызлар җәмәгать оешмасы җитәкчесе Әнисә Хафизова, авыл медпункты шәфкать туташы Нина Мөбәракҗанова җылы сүзләрен җиткерделәр. Клуб мөдире Сурия Гаттарова җитәкчелегендә әзерләнгән концерт программасы, бигрәк тә балаларның биюләре әбиләрнең йөзләренә нур булып иңде. "Балкыш" үзәге белгечләре Суфия Фатыйхова белән Фалиянур Сергеева әбиләрне Яңа ел күчтәнәч-пакетлары тапшырып та сөендерделәр.

Бәйрәмнең икенче өлеше әбиләрнең яшьлекләрен искә төшереп, "Наза", "Түгәрәкле", җырлы-биюле уеннар белән дәвам итте. Халык телендә игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык, балык белмәсә, Ходай белер диләр.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев