1 сентябрьдә Саба гимназиясе укучыларны яңа уку елына каршы алды. Традиция буенча, беренче сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлаучылар белән берлектә «Киләчәк самолеты» Бөтенроссия акциясенә старт бирделәр.
Бүген, 1 сентябрьдә, Саба гимназиясе үз укучыларын кабул итеп алды. Белем көне — зур һәм кызыклы юлның башы ул, бигрәк тә беренче сыйныф укучыларыбыз өчен!
Традиция буенча, мәктәпне тәмамлаучылар белән берлектә «Киләчәк самолеты» Бөтенроссия акциясенә старт бирделәр. Беренче сыйныф укучылары кәгазь канатларын ачтылар һәм өлкән иптәшләренең җылы юлламаларын укыдылар.
Без ышанабыз, бу теләкләр һичшиксез тормышка ашачак, ә уку елы күп ачышлар, җиңүләр һәм тугры дуслар китерәчәк!


Нет комментариев