Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көтеп алган изге көн

Иң изге бәйрәмебез 9 Май - Бөек Җиңү көнен быел да дулкынланып һәм түземсезлек белән көтеп алдык.

Күпләребез ветераннарга олы ихтирам хисе белән мәйданга иртүк чыкты. Табигать исә 9 майга 25 градус җылы бүләк итеп, Җиңү бәйрәмен 66 ел билгеләп үтү тарихында моңарчы күрелмәгән матур һава торышы белән хозурландырды. Җиңү көне - илебез өчен иң зур һәм әһәмиятле вакыйгаларның берсе, һәркем өчен тантаналы итеп кенә түгел, аеруча тирән ихтирам белән уртак бәйрәм. Республикабызда 9 Майны 110 мәйданда бәйрәм иттеләр, әлеге чараларда 350 меңнән артык кеше катнашты. Район үзәгендә узган, Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинг та әтиләребез, бабаларыбыз, бабаларыбызның әтиләре белән бәйле сугыш еллары вакыйгалары турында авыр истәлекнең һәрберебез өчен кыйммәтле булуын, аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юклыгын тагын бер кат исбатлады. 1945 елның 9 мае бездән ерагая барган саен сугыш ветераннары сафы да сирәгәя һәм илгә тынычлык китергән көнне билгеләп үтү тантанасына да яңа төсмерләр өстәлә. Быел бәйрәмгә 1941-1945 елларда туган ветераннар чакырылган иде. Барысы 648 райондашыбызга урыннар мәйдан түреннән булды. Инде сугыш елларында туганнар да - алтыш яшьләрен тутырган, җиденче дистә исәбен ачкан абый-апалар. Аларга да язмышның катлаулысы язылган булган, күпләре әтисез үскән, ачлык-ялангачлык сынаулары аша узганнар.

Ә инде чын мәгънәсендә фронт юллары узганнар санаулы гына калып бара. Хәзерге көндә районыбзда 64 сугыш ветераны исән, аларның бары сигезе генә мәйданга чыга алган иде. Шулардан Мәскәүне фашист очкычларыннан саклаган Тәскирә Бибарцева һәм сугышка соңгы хәрби чакырылыш солдаты Аркадий Бикзянов үзләрендә митингны трибунадан аягурә торып карарлык көч таптылар. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев