Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Легендар урманчы истәлегенә

Менә 11нче ел инде Лесхоз бистәсенә Россиянең теннис осталары килеп көч сынаша.

Быел 22-24 март көннәрендә РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миннехан улы Миннехановның туган көненә туры китереп, аның истәлегенә үткән мемориалның географиясе тагын да киңрәк булып чыкты. Ярышка Түбән Новгород, Мәскәү, Оренбургтан гына түгел, ә тагын да ераграк калалардан - Абакан, Чиләбе, Владикавказ, Петрозаводскидан да килүләре шул хакта сөйли.

Мемориалны ачу тантанасына легендар урманчының якты истәлеген хөрмәт итеп республика урман һәм яшьләр эшләре, спорт министрлыклары, ТР өстәл теннисы федерациясе җитәкчеләре килгән иде. Соңыннан алар Нургали Миңнехановның каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Өч көн дәвам иткән ярышларда 250дән артык спортчы катнашты. Билгеле, 200 мең сум күләмендәге приз фонды да күп спорт осталарын үзенә тартты. Җиңү өчен уеннар, чыннан да, киеренке барды. Әлбәттә инде, районыбыз жанатарлары беренче чиратта үзебезнең егет-кызларыбызның - тренер Ф.Исмаилов шәкертләренең уңышына исәп тотты. Ышаныч акланды дияргә була: Саба командасы мемориал тарихында беренче тапкыр республиканың авыл районнары арасында җиңү яулады. Моңарчы турнирда гел 1нче урынны алып килгән Алексеевск районы командасы быел 2нче урынга калды. Шәхси беренчелектә республика яшьләре арасында Сабадан Сәгъди Исмаиловка тиңнәр табылмады. Лесхоздан Реваль Андреев 4нче булды. Сабадан күпләрне җитезлеге белән сокландырган, киләчәктә чемпион булыр бу кыз, дигән сүзләр әйттерткән 11 яшьлек Наталья Бәйрәмова да 4нче нәтиҗә күрсәтте. Аңа тамашачы симпатиясе призы да бирделәр әле.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев