Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

МАШИНАҢ ДӨРЕС КУЕЛМАСА

Узган җомгада РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бү­леге, ЮХИДИнең район бүлекчәсе, янгын час­те хезмәткәрләре, җирле үзидарәләр вәкилләре Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә үзенчәлекле рейд үткәрделәр.

Гадәттән тыш хәл була калганда янгын сүндерү, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары күпфатирлы торак йортлар ишек алларында, тыкрыкларда тоткарсыз хәрәкәт итә, адрес буенча подъездларга килеп җитә аламы - әнә шундый мөһим сорауларны ачыклау максат итеп куелган иде. Рейд кичке якта - күпләр подъезд алларындагы эскәмияләргә утырып ял итәргә, һава суларга чыккан вакытта үткәрелде. Кайберәүләр ялт-йолт иткән утларын яндырып йөргән янгын сүндерү машинасын күреп, шомга да калды. "Ул-бу хәл бармы әллә?"- диештеләр оныкларын күтәреп саф һавага чыккан апалар хафаланып. Бәхеткә каршы, бу юлы куркырлык нәрсә юк иде. Ә була калганда, ашыгыч хезмәтләр техникасы таләп ителгән урынга килеп җитә алачакмы - менә монысы инде кешеләрнең аң дәрәҗәсенә, гражданлык җаваплылыгына, көнкүреш культурасына нык бәйле. Әйтик, янгын сүндерү машинасы үтеп керергә тиешле юлда дөрес куелмаган автомобиль тора икән, ул аңа зыян китермәс өчен тукталып калырга, су сиптерү өчен өстәмә җиңсәләр сузарга мәҗбүр булачак, ә очкын хәлендәге ут ул арада зур ялкынга әвереләчәк.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X