Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Озак яшәү– үз кулыңда!

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әнә шулай, ди. Министр Казанның "Электр приборлары" заводы хезмәт коллективындагы очрашуында: "Һәркем иртән йокыдан торуга, беренче эш итеп, кан басымын үлчәргә тиеш.

Әгәр ул 120гә 80 нән бераз югарырак икән, кичекмәстән, табибка күренергә кирәк. Кан басымы югары килеш йөрергә ярамый", - дип кисәтте.

Әлеге хезмәт коллективы алдында чыгышын министр гади итеп, үз мисалында аң­латып сөйләде. "Минем әби-бабаларым да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегеп яшәгән. Бабам 91 яшькә җитеп үлде, әбием әле дә исән. 94 яшен тутыра. Ул да гел кан басымы уйнаудан тилмерә. Әмма вакытында эчеп куйган даруы, табиб­ларга күренеп торуы, дөрес тормыш рәвеше алып баруы аркасында яши ул", - ди Гадел Вафин.
Искәртеп узабыз: үзенең Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2015 нче елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип билгеләгән иде. Бу уңайдан соңгы елларда Татарстанда бик күп эш­ләр башкарылган.


"Елдан-ел республикада авыруларны нәтиҗәле дә­валау өчен мөмкинлекләр арта. Казан, Яр Чаллы, Әл­мәт һәм Түбән Кама шәһәр­ләрендә 7 йөрәк-кан системасы үзәге эшли. Атнасына 7 көн 24 сәгать буе хаста­ханәләргә кискен миокард инфаркты булган кеше­ләрне китерәләр, алар­ның гомерен саклап калу өчен барысын да эшлиләр. Шулай ук республикада инсультка каршы көрәшә торган 17 үзәк эшләп килә, - ди министр. - Йөрәкне сакларга кирәк. Нәселегездә кан басымы белән интегүчеләр булган икән, сез дә сәла­мәт­леге­гезгә игътибар итәр­гә тиеш. Кан басымы кү­тә­рел­гән саен, йөрәк ныграк эшли башлый. Шулай итеп, аңа авырлык килә. Әгәр сез йө­рәк­нең тайпылышлары барлыгын белеп тә, үзе узар әле дип уйласагыз - ялгышасыз. Табиблар тикмәгә генә дарулар эчәргә кушмый. Үзем дә иртән дару эчмичә өйдән чыкмыйм. Кайчак, дару ул - химия бит, дигән булалар. Тик ялгышмагыз. Чит ил­ләрдә дә дарусыз яшәми­ләр. Россиядә һәм Татарстанда үлемгә ки­тергән беренче сәбәп булып йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары тора. Ел саен үлемгә китергән сәбәп­нең 53 процентын йөрәк-кан тамырлары авырулары алып тора. Шуңа күрә без­нең максат - авыруны вакытында белеп алу, дә­валау. Авыру аркасында өзлегүләр булмасын өчен лекция укыйм. Профилактика - төп өс­тенлек­ләрнең берсе", - ди ул.

Гадел Вафин сүзләренә караганда, соңгы елларда халык начар туклана башлаган. Җәяү йөрүчеләр дә ки­мегән. "Эшкә барганчы һәм эштән кайтканчы гел җәяү йөрергә кирәк. Шуңа күрә министрлык тарафыннан яңа профилактика стратегиясе эш­ләнде. Аның ни­ге­зендә сәламәт тормыш рә­вешен пропагандалау ята. Бу гомерне озайтырга, сыйфатын яхшыртырга мөм­кинлек бирәчәк", - ди министр.

- Хезмәт коллективлары белән тикмәгә генә очрашмыйм. Чөнки биредә күп кеше эшли. Алар, авырса да, хастаханәгә барып йөрми, эштән туктамый. Шунлыктан аларның сәламәтлекләренә игътибарлы булулары бик мөһим, - ди ул.

("Ватаным Татарстан", /№ 113, 05.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев