Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар аеруча артты

Игътибар иткәнегез бар­­мы икән: илдә кеше ярдәменнән баш­ка ут-төтен эченнән чы­га алмаган картлар яшәгән йортлар еш яна.

Быел гына да Мәскәү һәм Новгород өлкәләренең социаль учреждениеләрендә ки­леп чыккан янгыннарда 75 кешенең гомере өзел­гән.

Шуңа күрә тәүлек буе кешеләргә хезмәт күрсәтүче социаль объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар аеруча артты. Узган җомгада район хакимиятендә дә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, социаль өлкә объектлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашкан җитди сөйләшүнең көн тәртибенә "Саба му­ниципаль районы­ тер­ри­­ториясендә ке­ше­ләргә тәүлек буе хезмәт күрсәтүче социаль өлкәгә караган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү" мәсьәләсе куелды. Булган кимчелекләрне күр­сәтеп, башкарылган эш­ләрне бергәләп тың­лап китсәк, бик вакытлы булыр",- дип мө­рәҗәгать итте комиссия рәисе - башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эш­чән­леге бүлеге на­чальнигы Айнур Га­лимуллинның чыгышыннан күрен­гән­чә, октябрьдә кеше­ләргә тәүлек буе хезмәт күр­сәтүче социаль объектларга, мәгариф уч­реждениеләренә план­нан тыш тикшерү­ләр үткәрелгән. Чара ба­рышында биналар­дан кешеләрне эва­куацияләү юлларының, электр хуҗалыгының торышына, янгын сигнализациясе белән җиһазланышына, гадәттән тыш хәлләр очракларында пер­соналның дөрес гамәл­ләр башкара алуын ачык­лауга аеруча игъ­тибар бирелгән. Кыз­­ганычка каршы, тикшерүләр объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тулысынча үтәлмәвен күрсәтә. Әйтик, үзәк хастаханәнең терапия һәм хирургия корпусларында утсүндергечләр төзек булмаган, эвакуация планнары ГОСТ таләпләренә туры килмәгән, 50 кешегә берәү исәбеннән булырга тиешле фонарьлар, сулыш органнары өчен шәхси саклану чаралары юк. Шәмәрдән тернәкләндерү бү­легендә коридорда өстәлләр, тренажерлар тотыла, келәм идәнгә беркетелмәгән, чардакка чыгу люгы бик­ләнмәгән. Лесхоз картлар-инвалидлар йор­тында, Икшермә ка­дет, Саба сәләтле балалар мәктәпләрендә дә җитешсезлекләр күп ачык­­­ланган. Күпче­ле­генә хас кимчелек - персоналның янгын очрагында үз вазифаларын ничек башкарасын белмәве. Каушап калган, утсүндергеч белән эш итә белмәгән кешедән ни көтәсең.

Тагын шунысы мәгъ­лүм: тикшерү­ләрдән соң,­­ бер атна эчендә беркетмә-актларда күр­сәтелгән һәм чыгым­нарга бәйле булмаган кимчелекләрнең күбесе бетерелгән. Ди­мәк, болар бары тик җавапсызлык нә­тиҗәсендә ге­нә яшәп килгән җитешсезлекләр. "Берегез дә эшләнеп бетмәгәннәрне башкару өчен акча сорап гариза да язмады, матди чыгымнарсыз гына тәртипкә китерелде. Бары таләпчәнлек җитмәвенә генә бәйле кимчелекләр күп. Эвакуация юлларында швабралар, тагын нәрсәләрдер тора. Атнага бер тапкыр үз территорияләрен карап чыкмаган җитәкчеләр бар. Утсүндергечләрнең гамәлдә булу срогына күз салырга иренәсез. Элементар таләпләр үтәлсен инде",- диде комиссия рәисе.

Равил Гасыймов чыгы­шының ахырында янгын куркынычсызлыгы кадыйдәләрен тупас бозучыларга административ йогынты ясауның катгый чаралары күре­ләчәген ис­­кәртте. Шулай ук мәктәпләрдә янгын очракларын­да укучыларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үт­­кәрүне практикага кертү зарурлыгына да тукталды.

Икенче көн тәртибендә кышкы чорда район биләмәсендә автомобиль транспорты хәрәкәтен тоткарсыз тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелде. Синоптиклар салкын кыш киләчәген фаразлый. Ничек ке­нә булмасын, алдан аяк киенү мөһим.

Инде 1 ноябрьгә үк җирле үзидарәләрнең авыл җирлекләре биләмәсендәге юлларны йөрерлек хәлдә тоту буенча коммуналь хуҗалыклар, юл оешмалары белән килешүләре төзелгән булырга тиеш. Комиссия рәисе җирлек башлыкларына әнә шундый бурыч куйды. Халык юллар көрәлмәүдән зарланмасын ягъни мәсәлән. Ә куркыныч метеорология күренешләре булып, "Буран" операциясе игълан ителә икән, юлда калучыларга ярдәмне барлык хезмәтләр ("Ашыгыч ярдәм", кайнар аш белән тәэмин итү һ.б.) күрсәтергә бурычлы. Болар турында комиссия кабул иткән карарда әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X