1 сентябрьдә Шәмәрдән лицеенда уку елы башлану уңаеннан 65 беренче сыйныф укучысына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән китаплар тапшырылды.
Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче 65 бала өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Аларга президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән бүләк итеп китаплар тапшырылды. Әлеге чарада чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз, килгән кунаклар да катнашты.


Нет комментариев