Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ЧҮПЛЕКНЕ... ТАБИГАТЬКӘ ЯШЕРДЕК

Яшәгән җиребезгә ка­раш­­­­ның ни дәрәҗәдә булуы табигатьтә ешрак йө­рү­че­ләргә яхшырак таныш.

Моннан 8-9 еллар элегрәк урман, елга буйларына җиләккә, гөмбәгә еш йөргән хәбәрчебез Сания апа Нурисламова юл буйларындагы кыр ышыклау полосаларына түгелгән чүп-чарга хәйраннар калып мәкаләләр яза иде. Шәхси хуҗалыклардан чыккан көнкүреш калдык­ларын махсус техника җыйнап алып китә башлагач, хәзер полосалар хәйран чистарды. Әмма чүпнең капчыкларга сыймый торганнары, черек агачлар, төзелеш калдык­лары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчән­леге дә бар бит әле. Алары барыбер дә каядыр чыгарыла, барысы да санкцияләнгән чүплекләргә илтелмидер бит инде? Моны ачыклау өчен хәзер юл буен­дагы полосаларны тикшерү белән генә чикләнмәскә, табигатьнең кеше күзенә бик ташланып тормый торган урыннарына үтеп керергә кирәк икән. Чүплекне табигатькә яшерүнең әнә шундый ысулын уйлап тапканнар. Әйтик, моннан 7-8 ел элек Килдебәк авылы уртасында ук җыен чүп-чар, иске-москы ташлана торган ерганак янында хәзер фотога төшәрлек. Ә машина-трактор арбасына төяп ташлана торган чүпне түгү урыны авылны басуга таба чыгып елгадан күтәрелеп бераз баргач та җәйрап яткан ерганакка күчкән.

Икшермә авыл җирлеге биләмәсендәге чүплекне эзләп табу өчен дә басу юлларын шактый айкарга кирәк. Кыскасы, "гөнаһларын" яшерә беләләр бездә. Әмма моңа карап табигатькә генә җиңел түгел. Дөресен әйткәндә, андый чүплекләр бетерелергә тиеш. Хәзергә шунысы бераз тынычландыра: Килдебәк, Икшермә авыл җирлегендәге законсыз чүплекләрнең таралуына юл куелмый башлаган. Бульдозерлар белән эттерелеп торыла. Шулай ук Түбән Шытсу авыл җирлеге биләмәсендәге чүплекне бетерү омтылышы да сизелә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев