Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Эчүчелек афәте

Тормышыбызда фаҗигаләр, төрле бәхетсезлек очраклары көн саен диярлек булып тора.

Автомобильләр бәрелешә, урманнар яна, бер гаепсезләрнең җанын кыялар, кешеләр суга батып үлә, гаиләләр таркала. Тагын да аянычы шул: әлеге фаҗигаләрнең күбесе эчүчелек аркасында килеп чыга. Бу исә бәхетсезлек очракларының күбесен булдырмый калырга мөмкин икәнлеген аңлата. Әйтик, медикларның әйтүенә караганда, кичен 80 грамм аракы эчкән шоферның реакциясе акрыная, аңа куркынычны күреп алганнан соң тормоз педаленә басу өчен 5-6 секунд вакыт кирәк икән. Аек йөртүче исә моны бер секундта эшли. Менә шушы секундлар аермасы зур бәлаләргә китерергә мөмкин дә инде. Соңыннан, их, эчмәгән булсам, дип үкенүдән файда юк, билгеле.

Ни кызганыч, мең еллар буе аракыны авызына да алмаган татар кешесе бүген егылып эчә. Татар авылларында авызыннан хәмер исе аңкып торган хатын-кызларны, хәтта карчыкларны да очратырга мөмкин. Минемчә, мондый аяныч хәлләр күпләрне борчый торгандыр. Хатын-кыз "шайтан суы"н авызына бер алса, аннан ансат кына котыла алмый, ихтыяр көче җитми.

Бөек Ватан сугышына кадәр татар авылларында эчмәгәннәр, диләр. Шулай да эчүчелеккә совет чорында нигез салынды. Хәтта күп кенә чаралар да аракы эчү белән тәмамлана башлаган иде.

(Дәвамын газета битләрендә укый аласыз)

Рәйхан Кәшипов,

Шәмәрдән лицее укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголизм эчњчелек