Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik«лар балалар турында «Безләр» җырын тәкъдим итте

Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның Илдус Лотфуллин сүзләренә һәм Зөлфия Вәлиева көенә иҗат ителгән «Безләр» җырының яңа видеосы чыкты.

 

"СалаваTik«лар балалар турында «Безләр» җырын тәкъдим итте


Бүген интернет киңлекләрендә "СалаваTik«ларның Илдус Лотфуллин сүзләренә һәм Зөлфия Вәлиева көенә иҗат ителгән «Безләр» җырының яңа видеосы чыкты.

«Жыр пандемия вакытында, күңел төшенкелегенә каршы торасы килү теләгеннән туды. Гаилә дустыбыз артистка Зөлфия Вәлиева белән тыгыз аралашкан чак иде, аның энергиясе бик ярдәм итте мина. Бик ачык күңелле, чая кыз бит ул, балачагында „Без“ сыман хулиганлы жыр башкару аңа бик тә килешер иде. Сүзләр үзеннән-үзе туды, ә Зөлфия уңайлы итеп аларга көй чыгарды» — ди Илдүс Лотфуллин, җырның язылу тарихы белән таныштырып.

«Безләр» җыры — үзенчәлекле: сүзләре дә, көе дә башка җырлардан аерылып тора. Клипны да шул ук рухта — уникаль итеп эшләргә тырыштык. «Без» сүзе үк кызык: бер яктан ул алмашлык, бер төркемне белдерә, икенче яктан — эш коралы. Ә без шушы ике мәгънәне берләштерергә булдык. Без — ягъни балалар — кемнәр соң? Җырдагыча, алар бер урында утыра алмый, һәрчак хәрәкәттә, әйтерсең лә умарта корты чаккан!" — ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

Быел "СалаваTik«лар үз тамашачыларын тагын бер кат гаҗәпләндерергә җыена! Башка еллардан аермалы буларак, быел аларның әкияти Яңа ел тамашасы бер генә концерт белән чикләнмәячәк. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм тантанасы ике көн дәвам итәчәк.

«Безнең нәни йолдызларыбыз һәр елны Яңа ел чарасын түземсезлек белән көтеп ала. Алар өчен бу — чын бәйрәм, ә безнең өчен — күңел җылысы бирә торган иҗади эш. Шуңа күрә быел без тамашаны тагын да киңрәк итеп үткәрергә булдык. Программа яңалыкларга, сюрпризларга бик бай булачак», — ди оештыручылар.

Кыскасы, быелгы әкияти тамаша — нәни тамашачылар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә онытылмаслык мизгелләргә бай булырга вәгъдә итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/salavatiklar-balalar-turynda-bezlar-yryn-takdim-itte-5913439

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев