Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Сөт фермасына генетика фәне ни өчен кирәк?

Россия үсешенең иң мөһим аспектларының берсе булып азык-төлек иминлеге, илебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек төрләре белән үз-үзеңне тәэмин итү тора.

Татарстан аграрийларына дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән бүгенге көн реалияләрендә стратегик максатларга ирешүдә «Диалог Трейд» ҖЧҖнең ничек ярдәм итүе турында безгә генетика бүлеге җитәкчесе Ришат Рәхимов сөйләде.

Сөт терлекчелеген стратегик приоритетлы юнәлеш буларак үстерү, бары тик азык һәм хезмәт чыгымнарын аз таләп итүче яхшы сыйфатлы продукция бирергә сәләтле югары продуктив терлекләрне тизләтелгән рәвештә чыгарганда гына мөмкин.

Ничә еллар дәвамында кеше сөтне арттыру юнәлешендә селекция эшен алып барган.  Продуктив терлек турында сөйләгәндә хайваннарның барлык характеристикаларына генетик компонентның турыдан-туры йогынты ясавын күз уңаенда тотырга кирәк. Ә бөтен селекция процессы үз потенциалын киләчәк буыннарга тиешле дәрәҗәдә тапшыра, аларга үз сыйфатларын бирә алган уникаль  геннар комбинациясен эзләү буларак тасвирларга мөмкин.

Бу процесста күп санлы эре мөгезле токымнар катнашса да, иң яхшы нәтиҗәләр нәкъ менә голштин токымында булды. Бу төрле сәбәпләргә бәйле, ләкин аларның иң мөһиме - нәкъ менә голштин токымы җитештерүчәнлек һәм төрле шартларда сәнәгатьне саклау сәләте таләпләрен канәгатьләндерә алды , ә иң мөһиме, нәкъ менә аның белән фермерлар, башка токымнар белән чагыштырганда, күбрәк акча эшли алды.

— Ришат, бүген сез терлекчеләргә нәрсә тәкъдим итә аласыз? Сезнең тәкъдимнәрнең уникальлеге нәрсәдә?

— Беренче чиратта, ул тәкъдим ителгән генетиканың сыйфатлы һәм төрле булуы (үгезләрне геномы яки кызлары буенча бәяләү дәрәҗәсе). Мәсәлән, без топ 200 геномлы тана - 64 кыз, яки кызлары голштин токымындагы иң яхшы сыерлар рейтингының яртысыннан күбрәген тәшкил иткән үгезләрне тәкъдим итәбез. Үгез генетикасының сыйфаты аның кызлары белән билгеләнә. Бөтен үгезләр - токым лидерлары, WWS компаниясенә карый һәм Татарстан хуҗалыклары безгә мөрәҗәгать иткән очракта, аларны куллана ала.

— Ләкин генетика үзеннән-үзе уңышка китермәячәк. Селекция процессларын, үрчем, ашату, персоналны әзерләү һәм башка бик күп әйберләрне исәпкә алырга кирәк. Безнең тәкъдимнең әлеге тармакта эшләүче башка компанияләрдән кардиналь аерылып торган уникальлеге генетика һәм тиешле сервислар җыелмасы, хуҗалыклар белән эшләүче белгечләребезнең компетентлыгы белән аңлатыла.

Нәрсәне тормышка ашыра алдыгыз?

— 2017 елдан бирле эшли торган берничә партнерыбыз үз терлекләренең генетик потенциалын һәм бер сыер башына туры килгән сөт җитештерү дәрәҗәсен шактый арттырды, кайбер очракларда 2 тапкырга гына түгел, ә күбрәккә дә, шулай ук лактация вакытында 12 000 кг сөт алу чиген узды. Безнең күп кенә партнерларыбыз көтү буенча уртача савым алу максатын 19 000 кг  куя инде.

—  Иң яхшы генетика һәм дөрес төзелгән яңарту стратегиясе ярдәмендә булдырылган хайваннарның характеристикалары моңарчы үзебездә үрчем хайваннарга караганда яхшырак. Әйе, бу бик мәшәкатьле һәм авыр эш, ләкин ул үз нәтиҗәсе белән куандыра.

— Безгә мөрәҗәгать иткәч, сез үз шартларыгызга туры килгән индивидуаль программа аласыз, хуҗалыкның үсеш нокталарын сезнең белән берлектә билгелибез. Ә югары генетик, продуктив токым алгач, табыш китерә торган система һәм протоколларны куллана башлап, сез елдан-ел үзегезнең көтүегезне яхшыртачаксыз.

Сөт терлекчелеге турында тагын да күбрәк яңалыклар безнең телеграмда https://t.me/dialogtradekazan

Реклама. ООО «Диалог Трейд»

Токен: Pb3XmBtzt74JwSHeAfQTSgB6XWf29vbuCVfQu9G

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев