Киңәшләр
-
Бор кислотасы уңышны арттыра
Һәр җәйдә бакчачылар кыярның мул уңышын хыялланалар, чөнки бу яшелчә бик еш кулланыла. Кыярсыз җәйге салатларның берсе дә әзерләнмидер. Моннан тыш, аларны кышкылыкка күпләп тозлап кую өчен дә үстерәбез.
-
Чиядән мул уңыш үстереп алуның үз серләре бар
Сабагыннан өзеп капкач, әчкелтем сусыл татлы җимешләре авызда эреп китә торган, җете яки карасу кызыл төстәге татлы чияне яратмаучы сирәктер. Чиядән мул уңыш үстереп алуның үз серләре бар. Янәшәсенә үзен серкәләндерә торган сортлысын утыртып үстермәсәң, ел әйләнәсе дөрес тәрбия бирмәсәң, өметнең акланмаячагы көн кебек ачык.
-
Кыр наратбашын җыеп калыгыз. Тешләрне ныгыта.
Бик күп үләннәрне җыяр чак җитте, дуслар. Шуларның берсе – кыр наратбашы. Аны августка хәтле җыя аласыз.
-
Хәлсезлек нидән килә?
Саулык һәм чир арасындагы халәтне гадәттә медиклар хроник талчыгу дип атыйлар. Русиядә бу хакта әлегә сүз кузгатмыйлар, чөнки бездә авырудан дәваланыр өчен мөмкинлекләр дә чикләнгән, әмма америкалылар чаң суга башлаганнар инде.
-
Начар үсүче помидорларга ничек ярдәм итәргә?
– Яңгырлы, суык җәй үзенекен итә – ачык грунттагы помидорлар начар үсә. Үсентеләргә хәл кертү, аларны фитофтороздан саклау өчен нәрсә эшләргә мөмкин?
-
Нигә мин ябыкмыйм? Авырлыкны ташларга комачаулаучы 8 гадәт
1. Стресс. Ул, кортизол гормоны дәрәҗәсен арттыру аркасында, артык май туплауга китерә. Стресс вакытында чамадан тыш күп ашала.
-
Кемнәргә карбыз ашарга ярамый?
Карбыз ашау атеросклероз һәм тагын берничә авырудан интегүчеләргә зыян китерергә мөмкин
-
Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез
Әгәр борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, ашламалар турында онытмагыз, бигрәк тә җимешләр барлыкка килгән чорда.
-
КЫРМЫСКАЛАРДАН ЫШАНЫЧЛЫ ЧАРА
Бакчадагы кырмыскадан арыныр өчен, бу ышанычлы чараны кулланырга мөмкин.
-
Ничек ял итәсең, укытучы?
Җәй айларын һәркем көтеп ала. Аны бик тә сагынып көтеп алучылар арасына иң элек мәктәп укучыларын һәм аларның остазлары – укытучыларны кертер идек, шулай бит. Укытучы һөнәре арада иң әһәмиятле һәм иң нәтиҗәлеләрдән, шул ук вакытта эше шактый ук киеренкеләрдән санала. Көн саен һәркайсы 30-40 баладан торган сыйныфта дәрес алып барырга кирәк.
-
Бакча җиләген көн дә ашарга ярыймы?
Һәм аны күпме ашарга мөмкин? Табиблар белдерүенчә, бу кызыл җиләкне артык куллану кешедә, бигрәк тә балаларда, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аны атнасына 3 тапкырдан да ешрак ашарга киңәш ителми.
-
Помидор нинди чирдән саклый беләсезме?
Эндокринолог Алексей Калиничев кайбер яман шеш авыруларын профилактикалау өчен нинди яшелчәнең нәтиҗәле чарасы булуын сөйләде. Табиб белдерүенчә, помидор яман шеш һәм баш мие авыруларына каршы көрәшергә булыша.
-
Ни өчен кавын ашаганнан соң бал белән чәй эчәргә ярамый?
Кавын ашагач, бал белән чәй эчәргә ярамый, дип ишеткәнем бар. Хәтта үлүең дә ихтимал, диләр. Чыннан да дөресме ул?
-
Туңдырма тышыннан билгеле. Аны ничек сайларга?
Челлә вакытында кибетләр иң элек туңдырма хәстәрен күреп куя. Олысы-кечесе шуны үлеп ярата чөнки. Хәер, җәен генә түгел, кышын да әле. Кояш нурлары көйдереп торган чорда бозлы ризык организмга суыклык йөгертеп, эсседән сакланырга ярдәм итсә, кышын, диванда, аяк бөкләп, телевизор карап утырганда сыйлану яки Яңа ел табыны өчен искиткеч десертка әйләнә.
-
Бозымнан ничек котылырга?
Кайвакыт тормыш көтмәгәндә үзгәрә башлый. Эшләр бармый, чир артыннан чир килеп чыга, финанс хәле бозыла… Кайберәүләр моны күз тию, бозым салыну белән аңлата. Кешенең уңышыннан, бәхетеннән көнләшү — бик яман эш. Мондый кешеләр үзләренең көнләшү объектына яман ният белән төрле гамәлләр кылырга мөмкин икән.