Ак яулыклы әнием...
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әни! Син авырганда төннәр буе үзе керфек тә какмыйча сине саклап юатучы, дәвалаучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң ул? Әлбәттә, Әни!
Әни сүзе, туган авыл, Туган ил – һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз төшенчәләр алар. Минем әни Закирә Искәндәрова нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, коңгырт күзле, тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, бик тә кунакчыл, сынмас рухлы кеше иде. Мин гаиләдә 4 баланың 3нчесе булып дөньяга килгәнмен. 2 апа, мин һәм энекәш. Безнең өс-башыбыз бөтен булсын,тамагыбыз тук булсын дип, әти һәм әни гомер буе тырыш хезмәттә булдылар. Әниемнең тормыш юлы турында аерым бер китап язарлык. Ул Бөек Ватан сугышында тылда торып, фронт өчен зур ярдәм күрсәтә. 6 җиткән кыз Сатыш авылындагы тегү фабрикасына барып эшлиләр алар. Сугыш өчен капчыклар, ике бармакчалы брезент бияләйләр, колаклы җылы башлыклар, патронташлар, бил каешлары тегәләр. Менә шул үзләре теккән әйберләрне, кием-салымнарны барысын бер капчыкка төйнәп, аркага асып, Арча тимер юл станциясенә илтәләр. Сатыштан Арчага хәтле араны ат җигеп үтәләр. Колхоз аты җитешмәгәндә җәяүләп чыгып китәләр. Көзге ачы җилләр дә, кышкы күз ачкысыз бураннар да куркытмый аларны. Хөкүмәт биргән заданияне 40-45 процентка арттырып үтиләр. Ватанга тугрылыклы эшләгәннәре өчен әни 1943 елда "Ватан өчен!" дигән медаль белән бүләкләнгән. Менә шул бозлы яңгырлы юллар әниемнең аягына бәрә: ревматизм авыруы кузгала. Тора бар бу чир йөрәгенә дә бәрә. Әнигә II группа инвалидлык бирәләр. Әниле булган кечкенә чакларым әле дә күз алдыма килә. Мин гаиләдә кызлардан төпчек бала булганлыктан, әни мине апаларга караганда ныграк яратадар төсле тоела иде.Чөнки апаларны орышкан чагында мин гел читтә кала идем. Без кайтышка ашарга пешкән, өй җыештырылган, кием-салымнар юылган, чиста-пөхтә итеп төреп куелган булыр иде. Кайтканыбызны шатланып каршы ала, чыгып киткәндә белгән догаларын укып хәерле юллар теләп озатып кала иде. Хәзер әни күптәннән гүр иясе инде, рухлары шат булсын газизебезнең...
Әйе, без һәммәбез дә әти-әниләребез алдында мәңге бурычлы. Аналар илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручылар. Шуңа күрә без аларның олы рухларын сындырмыйк, күңелләрен рәнҗетмик. Безнең күңелләребездә һәрчак ак күлмәкле, керсез күк йөзендә балкучы, якты кояш нурларына тиңе булмаган зат ияләре булып калсыннар.
Нәкыя Төхвәтуллова.
Лесхоз бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев