Ана теле: Тапкан сүзең мәрҗәнме? (ДӘВАМЫ)
Сөйләм оештыруда мәгънә=тел тәңгәллегенә ирешүнең, ягьни әйтергә теләгән мәгънәгә нәкъ тәңгәл сүз табуның шактый катлаулы, авыр иҗади эш икәнлеген, аның – диңгез төбенә төшеп, мәрҗән бөртеген эзләп табу белән чагыштырылуын янә искә төшереп, бу шөгыльдәге кыенлыкларны барлап, аларны анализлауны дәвам иттерик.
Сөйләмеңә керешкәнче фикерең-мәгънәң үзеңә ап-ачык төсмерләнгән булырга, ягъни төшенчәнең мәгънә күләме һәм сыйфатлары тәмам ачыкланып беткән булырга тиеш, югыйсә, «ике сүзне бәйли белмәү», «өч агачлы урманда адашу» кебек күңелсез күренешкә таруыңны көт тә тор”, дип “өркетеп”, үткән язмада без мәгънә төсмерләренең нечкәлекләрен ачыклый башлаган идек.
Дәвам иттерик әле. – Мәгънә төсмере уйда анык, хәтта конкрет, әмма аны белдерергә әзерләнгән сүз бүтән, хәтта каршылыклы мәгънә төсмерле. Шул кимчелек бетерелмәгән килеш ул сөйләмдә адресатка тәкъдим ителә. Ал белән артның буталуын әйткән идек. Антоним төсмере булган мәгънәләр килеп чыгып тора. Сөйләмдә ул сүз белән генә түгел, бүтән чаралар белән дә (иҗек, кушымча) белдерелә. “Балаларның ялгызларын гына калдырырга тырышмагыз (Азатлык, 1991, 9 гыйнв.). Монда мәгънә төсмере уңай (калдырмаска тырышыгыз), ә сайланган сүз тискәре төсмерле килеп чыккан; Бу төр кимчелек уңай һәм тискәре мәгънә төсмерен тоемлап ќиткермәүдән килеп чыга. Менә бу очракларда, киресенчә, тискәре мәгънәле берәмлек сорала: Минтимер Шәймиев Алексей 11нең үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты; Аның өчен ана хәсрәтен татырга кирәк; Авария (фаҗига, янгын) нәтиќәсендә ...(шул кадәр) кеше үлде. (Татарстан радиосы): “Губерналаштыру тәкъдиме уңаеннан борчылып...” ди газет; “Америка аяк чалырга тырыша”, ди радио. Борчылу сүзе янәшәсендә уңаеннан, аяк чалу янәшәсендә тырышу сүзләре мәгънәви ярашмый бит. Бу максатта сәбәпле, карата, мөнәсәбәтендә, аркасында берәмлекләре бар.
Әнә бер хәзрәтебез вәгазендә: “Аракы эчеп акылын югалту аркасында...” диде, кайбер журналист кебек нәтиҗәсендә димәде. Теге-бу сүзнең уңаймы, тискәреме мәгънәдә аңда өстенлек итүе шәхси үзенчәлеккә дә карый булса кирәк. Мәсәлән, яман сүзенең төрле кешедә төрле мәгънә төсмерендә активлашуы күзәтелә. Яман яхшы, яман күп дип сөйләү ишетелгәли. – “Уңай=тискәре” нисбәтен тоемлау өчен менә бу мисалларда күнегү ясагыз әле. “Болгар” радиосы СМС җибәрү тәртибен аңлата: “...ике сүз арасында “буш ара калдырырга”, ди. Арасы аңлашыла, ә нәрсә ул буш? Сүзлеккә багам: предметка, урынга карата әйткәндә “анда бернәрсә дә юк”, диелә. Димәк ки, ике сүз арасындагы бушлыкта бернәрсә дә юк дигән мәгънә икән. Ара үзе бушлыкны белдергәч, нигә аңа тагын буш дияргә?!
Шул ук “Болгар”да Шәмсия Жиһангирова: “Ара калдырып”, диде. Артыклыкны аваз, иҗектән үк тоемлый башлау мәслихәттер. Бүгенге гаммәви чараларда бихисап кулланылган сайлаулар сүзендәге артык -/ларга исраф ителгән чыгымны татар санарга тиеш тә бит...; Парлы сүзләргә -лар-/ләр өстәү – бигрәк гайре табигый (явым-төшемнәр –“Болгар” радиосы);, сөйләмебездә кирәксез мөнәсәбәтлекләр ешайды (һәм, да/-дә, инде, дагын). Инде эрерәк берәмлекләргә килсәк, артык сүз, тезмәләр, бөтен бер гыйбарәләр тулып ята: Бүгенге көн; бүгенгесе көн; Тагын бер кат әйтәсем килә; Тагын бер тапкыр кабатлыйм; Бу вакыт эчендә (Татарстан радиосы, 2018, 1 февр.); Күпләр өчен (дөресе: күпләргә) үрнәк; Галим тарафыннан язылды (дөресе: галим язды) (Болгар радиосы); Мондый исрафлыкларга борчылу беренче тапкыр гына түгел инде. Менә бер генә дәлил: “Дорфалык күрсәтсәң – эштән китәсең” (Акчарлак, 2010, 25 март). Миңа калса, дорфа булсаң, дип язу кулайрак, чөнки дорфалыкны күрсәтеп булмый, дорфа булырга гына мөмкин. Ярдәм күрсәтте дә шулай ук. Ярдәмне күрсәтмиләр, ярдәм итәләр генә. Күрсәткәч, ул ихлас түгел (Варис Мираслы мәктүпләре. Т.я., 2010, 10 апр.). Мондый кәсәфәтнең сәбәпләреннән бу юлы да калькаларны күрсәтеп китик: караш урынына күзлегеннән чыгып караганда штампында ничә сүз артык. – Икенче бер кимчелек – ул мәгънә кимлеге; өтеклек. Менә газетта баланың уңай сыйфаты итеп итәгатьле эпитеты алынган.
Сүзлектә бу рәттә әхлаклы, тыйнак, тотнаклы, тәрбияле, тәртипле ... (тагын 13 сүз) (Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина. Синонимнар сүзлеге, Казан, “Хәтер”, нәшр.,1999). Тагын сокланам: и-и-и, бай да инде ана телебез! Тик бу контекстка итәгатьле ниятләгән мәгънә төсмеренә туры килеп бетми бит. Укучы балага карата. Итәгатьленең семантик нигез мәгънәсе – ул Аллаһыга буйсынучы, ягьни бу сүздә буйсыну төсмере барыбер өстенлек итә, аны бу рәттәге мәгънәдәшләре белән (мәсәлән, тәртипле, әдәпле) тиң дип санау дөрес түгел. Өтеклек тә телнең төрле чараларын (аваз, иҗек, мөнәсәбәтлек һ.б.) урынлы кулланмаудан килеп чыга. “Тапшыруны дәвам итәбез” (Болгар радиосы); Татарстан радиосы дөрес: “дәвам иттерәбез”, ди. – Мәгънә төсмере анык, тик аңа “кушылган тамга” нәкъ шул сүз түгел. Ә нәрсә ул “нәкъ шул”? Мәгънә төсмерен тоемлау, аңа тәңгәл берәмлекне табу тел байлыгың, тәҗрибәң булганда әлләни кыенлык тудырмый кебек. Ялгышмыйк, кабат-кабат уйлау беркайчан да артык түгел. Менә үз тәҗрибәмнән бер генә мисал. Кая белән кайданы бутауга еш юлыкканга, моның сәбәпләре дә еш уйланган, инде бар да ачык кебек. Юк икән!
Менә җыр тыңлыйм: Телеграм баганасы олы юлда маяк ул // Сагынасыңмы дип сорыйсыз // Сагынмаган кая ул. Бу очракта кая нәрсәне белдерә? Бәлки кайдадыр? Түгел бугай. Каяны мөнәсәбәтлек дип кабул итеп, бу аның күчерелмә мәгънәсе дип фаразларга да була бит. Аннары, каяның урысчадан калька буларак кулланылу фактлары да җитәрлек (атаклы режиссер Марсел Сәлимҗанов сөйләмендә шул штамп-калып еш очрый иде (каядыр (где-то) илленче елларда...), хәзер шуны артистлардан ишетергә була). Хәер, бик тирәнгә төшмичә, гади кая белән кайданы бутамаска иде. Тискәре мисаллар безнең язмаларда гына да әлләкүпме китерелде инде. Мәктәп ни карый? Олимпиадада гран-при алган кыз (Кукмара районыннан) кая белән кайданы, икән белән микәнне бутады. Хөкүмәт акчасына эшләүче “җитди” радиолар үрнәк күрсәткәч... “Яңа сайланган президентның беренче булып кайда баруы әһәмиятле”, диде “Азатлык”. – Мәгънәдә бөтен белән өлеш нисбәтен тоемлау бик әһәмиятле.
Фикерләүдә шуңа ирешкәндә тәңгәл чара (беренче чиратта сүз) табу шактый җиңел. Монда сүз үзе ярдәмгә килә – телебез мәгънәнең төрле төсмерләренә бик бай. Гөл белән чәчәк бутала. Халык бутамый: Исмәле җил, туктале җил, өзмә гөлнең чәчәген (Җыр); Син бит минем гөлләремнең ачылмаган чәчәге; Чәчәгеннән аерылган гөлләр кебек моңсуланам (Җыр); Азык – гомуми, ризык, ашамлык – конкретрак; яисә иген – гомуми, икмәк, ашлык конкретрак; Менә кеше урманда агач кисә ди. Әмма аны ягу максатында киссә, бу турыда белдергәнлә ул агач түгел, ә утын кисә, өй салу максатында киссә, нарат, чыршы яисә бүтән бер конкрет агач кисә; Газетта: “Фая эш киемнәрен бирә, бер сумкага азык-төлек сала”, диелгән. Фая, мөгаен, берәр төрле конкрет ашамлык яисә һичюгы әбәт ашы саладыр; Барлык агачның да тышкы капламы – каеры. Шул ук вакытта кайбер агачныкы бүтәнчә дә атала (каенныкы – туз); кайберләренең киптереп куллана торганы үзенчә – усак кабыгы, юкә курыпсасы һ.б. “Курмашов таксистка каен турысына туктарга кушты... агачка сөялеп, кытыршы салкын кайрыга колагын куйды”. (Зарипов М. Казан утлары, 1976, №8, 46 б.); Тузгадыр; Моны халык әйтеме дә раслый: “Тузга язмаганны” диләр; Татарда кышкы кием дә төрле булган, төрлечә аталган (чикмән, толып, тун һ.б.). Алар гомуммилли сүз булып йөрсә дә контекстта мәгънә төгәллеге ягыннан термин кебек кабул ителгән; уртак мәгънәви рәттә йә төркемдә булса да, аларны бутау кимчелек санала. “Шәрифуллин тунын учак өстендә тотып җылытты”, ди автор. Ә ул бишмәт өстеннән кигән кием иде, ягъни толып (Зарипов М. Казан утлары, 1976, №8, 46 б.). – Мәгънә төсмере ачык (анык) түгел, күз алдына килми, томанлы. Очраштык без гомерлеккә /гел бергә булыйк димен; Бу дөньяда гомердән дә кадерлерәк нәрсә юк (Җыр). Нәрсә ул гомер, гомерлек?; Үткәннәрне (???) булмый яратып (Асылъяр җырлый). – Мәгънә төсмере конкрет күзалланмаганга, төшенчә гомуми (абстракт) мәгънәле сүз белән белдерелә. Бу аеруча эш-хәлне, хәтта предмет, күренешне бәяләүче сүзләргә талымсыз килүдә чагыла: сизелерлек нәтиҗәләр, уңышлы йомгак, тирән фикер, катлаулы мәсьәлә, җитди караш, зур өлеш һ.б. Газетларда аеруча еш язылган, радио, телевидениедә минут саен ишетелеп торган уңган, булган, тырыш эпитетлары ни-нәрсә белдерә? Матур сүзенең урынсыз кулланылуы безнең язмаларда гына әлләничә аспектта мисалга китерелде инде. Менә бу төр хата куллануга да мисаллар баштан ашкан: Матур гадәт, ... хәбәр, ... хат, ... традиция, (Болгар радиосы, Ләйсән Гарифуллина, 2018, 3 февр.). Нәрсәгә генә “тагылмый” ул матур.
Шуңа күрә аның мәгънә төсмерен тоемлау кыенлашканнан-кыенлаша бара. “Болгар”ның кайсы гына алып баручысы нинди генә темага сөйләсә дә бу сүздән башка фикерли алмый, дигән нәтиҗәгә киләсен. Ялгыш аңлашылмасын – мин матур сүзен бөтенләй үк инкарь итмим: телдә урын алган, сөйләмдә яши икән, димәк, аның урынлы, кирәкле очрагы да чыгып тора. Шәхсән үзем нәкъ шушы сүз кирәклегенә ирешүнең үз кагыйдәмә таянам: антонимы, ягъни бу очракта матур түгел очрагы бармы һәм ул нинди сүз белән белдерелә. Бездә: килешсез, ямьсез, чак, килбәтсез, күңелгә ятышсыз һ.б. Менә Сайдә абыстай Аппакова вәгазеннән: “Килеше матур түгел ие – өчпочмаклы яулык бәйләгән, бездә карчыклар дүрт почмаклы яулык бәйли”.
Димәк ки, контексттагы һәр матурга да дәлил кирәк. – Мәгънә төсмере фикердә ачык төсмерләнсә дә, аны белдергән берәмлекнең нәкъ шушы контекстка төгәл туры килеп бетмәве. Икән белән микәнне безнең язмаларда гына берничә тапкыр искә төшердек инде. Хәер, төзәтелмәгәч, кабатламый хәлебез юк. “Кичә аны-моны ишетмәгән идем, кем үлде микән, дим” (З.Кыдашева. Т.я., 2014, 27 ноябрь). Хәтердә тотыйк инде: җөмләдә сорау мәгънәле берәр чара булса (бу җөмләдә кем?) “ме-икән” дип кабатланмый. Бу кагыйдәне үтәмәү еш тәкърарланганга, газетка менә мондый “реплик” җибәргән идем; басмадылар. Тәнкыйтькә алынган газет язмасы мондый иде: “Күптән: “Ни өчен “урыс капкасы” дип әйтәләр микән?” – дип аптырап йөри идем, шөкер, “Татарстан яшьләре”ндә берничә кеше моны аңлатып, “урыс” түгел, “ә ырыс капка” ягъни бәхет капкасы дип язып чыкты. Рәхмәт аларга!” (Ә.Хәбибуллина. Т.я., 2014, 22 ноябрь). Ә мин мондый реплик җибәрдем: “Ә икән белән микәнне бутамаска кайсы газеттан өйрәнерсез икән? Аннары, газет бит ул грамматика дәреслеге түгел, мәктәп өйрәтә алмаган наданнарны өйрәтә торган “ликбез” да түгел!”. Хәер, дөресенә дә мисаллар бар, шөкер: Хәзерге кызлар, малайлар көянтә белән су ташый беләләр микән дип уйлап куйдым (Ә.Мөхәммәтҗанова. Т.я., 2014, 20 дек.); – Мәгънә төсмерен ничек күзаллавы шәхеснең үзенә дә бәйле. Әйтик, минем сөйләмдә (безнең авылда) әни сүзе генә: Ә менә әнкәйне җырда кулланабыз, әдәби әсәрләрдән, сәхнәдән, радио-телевидениедән, бүтән төбәк сөйләменнән уңай кабул итәбез. димәк ки, ул безнең аңда китаби берәмлек яисә диалектизм рәвешендә синоним буларак яши.
Безнең мөхиттәге гади кешенең гади көнкүреш сөйләмендә ул сүз ишетелсә, шагыйрәнә кылтыйлану кебегрәк кабул ителә. Шәхсилек мөнәсәбәте аерым сүзләрнең пассивлашып китүенә дә сәбәп түгел микән әле?! Кайвакыт сүз язмышын уйлаганда үземнең ялау төшенчәсенә карашымны хәтердә яңартам. Ялау сүзе балачакта сөйләмебездә актив иде: ялгыш катыккамы, боткагамы тиеп киткән бармакны, ашаганнан соң кашык, тәлинкәнеме, әни сөткә тыгып алган кашыкнымы чиратлашып ялыйбыз. Сыер, бозаумы, кәҗә бәтиләреме, песиме, әти җигеп кайткан атмы кулны, хәтта битне ялап, рәхәтлек бирәләр. Песинең сөт савытын, сыерның чиләк читен ялавын күзәтеп, ләззәтләнү үзе ни тора иде.
Сүзнең күчерелмә мәгънәләре дә, шул нигездә әйтем, мәкальләр (бозаулар боз ялый, ялагай һ.б.) теләп кулланылган. Тик бер очрак моңа чик куйган: инде шактый олыгайгач, язу-сызу белән җитди шөгыльләнә башлагач, хатынымнан китапханәдән күптиражлы газет тупламасын алып кайтуын үтенгән идем, шуны алганда бер танышыбыз “Что, слизивать!?” дип төрттергән. Хатын моны авыр кабул иткән, бик ачуы килгәндә шул сүз белән төрттереп тә куйгалый. Ә мин ул авыр сүзнең татарчасын “ялау” дип кабул иткәнмен. Бер гаепсез сүз дә бит, нишлисең... Хәтта Ялалов фамилиясен дә тыныч кына кабул итә алмыйм... Хәер, бер бәндәнең бер кәлимәсен тибәрүеннән генә телгә әлләни зыян килмидер: ялау сүзе пассивлар рәтендә түгел шикелле, чаң сугарга өндәмим. Шулай да, шулай да... пассивлану төшенчәсен таныган хәлдә аның асылын төшенү, сәбәпләрен ачыклау өчен һәркайсыбызның сабаклары да зарар итмәстер. Уртаклашыйк соң... Шәхсилек тоемлавы шулай ук кешенең һөнәренә дә бәйле.
Әйтик, музыкантның (теләсә кайсы белгечнең) фикерләвендә, мәгънә төсмерен күзаллавында шәхси үзенчәлек булуы ихтимал. Гөлназ Гыйлми: Яңа опера була: килегез. ишетегез, диде. Башкалар кебек тыңлагыз, димәде (Татарстан радиосы, 1 февр., 2018). Менә бу мисалларда мәгънә төсмере ачыкланган, әмма аңа тәңгәл тел чарасы табылмаган. Тәгаенләнгән сүзнең ялгышлыгы нидән гыйбарәт, ә сез нинди берәмлек тәкъдим итәр идегез, менә бу мисалларда шуңа күнегү ясагыз әле: “Алъяпкыч киде” (Татарстан радиосы). “Язмагыз газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк. Чират кечкенә түгел” (С.Сәйфи. Б.г., 2014, 18 июнь). Чират ул аерым кеше түгел, ә үзенә мөстәкыйль төшенчә, димәк ки, шуны белдергән эпитет кирәктер; Эре һәм кече эшмәкәрлек (Яңа гасыр, Болгар, ТНВ-Планета) дигәндә дә шулай фикерләү сорала: аерым кешегә, аның яшенә караган эпитет олы һәм кече, ә эшмәкәрлеккә (күренешкә караганы) эре (зур) һәм кечкенә. Мөмкин – ихтимал. Хата: Иреңне куып чыгарма, кире кайтмаска да мөмкин; “Шакиров эшкә чыкмаска да мөмкин”. “Аны (очкычны) югалтулары мөмкин (“Шаян” мультфильмы тәрҗемәсе. 8 февр., 2018); Бу контекстта “мөмкин” эшкә чыкмау ихтималын да, эшкә чыкмаска рөхсәт мәгънәсен дә белдерә ала. Икенче контекстта ихтимал, бар төшенчәсе кулай. Күренә ки, мәгънә төсмерләрен мөнәсәбәтлекләр бик нечкә “тоемлый”. Менә әле мөнәсәбәтлеге (Әйдәле авылга кайт әле... (Җыр).
Икесе ике мәгънә төсмерле бит; Мәгънә төсмерен сүзләрдән эзли башлауга күнеккәнбез, ә бит, күрдек ки, аваздан, иҗектән башларга кирәк. Икән белән микәннән, яисә хәтта экстра,-паралингвистик чаралардан: Әйтик, фикер агышында берәмлекләр тезмәсендә бер урында мәгънәле төшенчә кирәкми, тавышсыз тынлык җитә; әмма кирәкмәгән сүз әйтелә: һәм, һәм инде һ.б. Татарга хас булмаган исрафлык. Монда ишетелсә дә тын гына, сулыш кына ишетелә ала – язу түгел бит, ә әйтмә сөйләм. Боларга аерым тукталырбыз әле. Мәгънә төсмерен ачыклау зур осталык сорый. Күзәтә бирегез, кызыклы фикер, тәкъдимнәрегезне уртаклаша торыгыз.
Башы, 2 нче бүлек, 3 нче бүлек
Фото: https://pixabay.com | fotoblend
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев