Саба таңнары

Сабинский район

16+
Язмалар

Ирле тормыш рәхәтме, ирсезме?

“Яшьлек ул уйнап-көлеп тә уза, картайган көндә ялгыз калырга язмасын”,-диләр өлкәннәр

   Таныш-белеш хатыннар белән дә, дус кызларым белән дә бүген ирле тормыш рәхәтме, әллә ялгыз яшәүме дигән темага еш сөйләшәбез, күп бәхәсләшәбез. Дусларым, танышларым арасында төрлесе бар: гаилә бәхетенә күмелеп яшәгән кызлар да, гомере буе ире белән михнәт чигеп тормыш йөген ялгызлары гына тартучылары да җитәрлек. Кемнәр күбрәк зарлана дисезме? Ирле хатыннар! Кесәләре тулы акчалы ирләр нишләптер ятларга күз салырга яраталар икән, исерекләре шешәдән һәм хатынына йодрык болгаудан башканы белми. Ирем ялкау дип зарланучылар да җитәрлек. Кайбер хатыннар ир, балалар дип, үзләре өчен яши алмаудан интегәләр. Бер иптәш кызымның өч улы бар. Шулар өстенә балаларыннан да болайрак ире. Аларга барсам, бусагаларын атлап керергә өлгермим, Алия зарланырга тотына. “Дания апа, үләм мин болар белән. Көн дә бер үк мәшәкать, берүк эш. Иртәннән алып кичкә кадәр шуларны көйләп, аяксыз калып туктыйм. “Әни, бир!” – дип балалар аптыратса, ир: “Фәлән әйбер кайда?” – дип йөдәтә. Ашарга пешереп җиткерерлек түгел, җир сөреп кайтканнан да болай кыланалар. Көннәр буе көзгегә дә карарга җитешә алмыйм. Иртән барысын да ашатып, киендереп озатам да, аннан үзем чыгып чабам. Шул арудан, ашыгудан беркөнне эшкә ике аякка ике төрле итек киеп барганмын. Эштәгеләр рәхәтләнеп көлделәр үземнән”, – ди дустым. “Әйтә килдем мин сиңа. Барысына да үзең чапма. Малайларыңны хатын-кыз эшенә дә өйрәт”, – дип, Алияне сүгә-сүгә тотынам аңа булышырга. Аннары алардан эт булып алҗып, фатирыма кайтып авам да, үземне оҗмахка эләккән кебек хис итәм. Менә кайда ул тынычлык, рәхәтлек! Беркем берни сорамый, борчымый...

  Ирлеләргә караганда хәзер парсыз хатыннар күбрәк. Әллә инде үз тиңнәрен таба алмыйлар, әллә җүнле ир табып буласына өметләре җуелган. Ялгыз яшәүләренең сәбәпләрен сорый башласаң, барысының да бер җавап: “Кит әле моннан! Кеше баласы көйләп ятарга монда! Ач тамагым, тыныч колагым. Киясе киемемне алам, ашыйсымны ашыйм, барасы җиремә барам. Нишләсәм дә бер кеше дә бер сүз әйтми...” Чыннан да, хәзер хатын-кызлар ялгызлыктан курыкмыйлар. Күп очракта алар бүген ирләргә караганда көчлерәк тә әле. Ялгызлары гына менә дигән итеп балаларын аякка бастыралар, икешәр-өчәр җирдә эшләп акча табалар. Фатир да булдыралар, машина да йөртәләр. Андыйлар өчен булыр-булмас ир – тоткасыз чемодан кебек инде ул. Чыннан да, аны өстерәп интегеп йөргәнче ташлап калдыруың яхшырак. Кешегә бит гомер бер генә бирелә. Һәркемнең җаны теләгәнчә яшәргә хакы бар. 
Әмма табигать һәр җан иясен парлы яраткан бит. Мәрхүм әбием гел: “Яшьлек ул уйнап-көлеп тә уза, картайган көндә ялгыз калырга язмасын”, – дип әйтә торган иде. 

Хәер, аңламассың... Асты-өскә килгән бүгенге заманда гаилә яки ялгызлык дигән төшенчәләр дә тәмам буталып бетте кебек. Ирле тормышта гомер кичерүе рәхәтме, әллә ялгызлыктамы?.. Моңа бүген төгәл генә җавап бирү мөмкин түгел, ахрысы.  

Дания ШӘРИПОВА
«Татарстан яшьләре»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев