Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кем кая, ә мин – авылга!

Йортның хуҗасы, карт бабам, әле генә монда иде. Шыгырдап торган шушы арбада бер капчык бодай алып кайтты да, аны тарттырып, он итте. Аннары мунча керде. Ис тиеп, чак кына үлми калды. Әбинең сукрануына карамастан, оетып куйган куе салкын катыкны агач чиләгеннән үк чөмерде…

Карт бабам күптән юк инде. Яң­гырлардан каралган бүрәнә өйләр, авыл юлларында таралып яткан ва­тык арбалар, татар авыллары буйлап җыелган борынгы иске кирәк-ярак­лар миндә генә түгел, башкаларда да гаҗәеп хисләр уятадыр: хуҗала­ры әле яңа гына китеп барган кебек. Әле генә кыстыбый пешергәннәр, ат дирбияләрен төзәткәннәр, бишек тирбәткәннәр, тимерче алачыгында эшләгәннәр…

Тукта, тукта, ни өчен гаҗәеп, ди? Биредә, Исәк авылындагы ачык һа­вадагы «Татар авылы» этнография музеенда, бөтен әйберләр дә чын, һәркайсының үз тарихы бар. Өйләр, мунча, сарайлар – берсе дә ялтыратып куелган ясалма муляж түгел. Кара мунчада – стеналарына сеңгән ко­рым һәм төтен исе. Иске тегермән ташларында – он тузаны. Өй эчендә суынып та өлгермәгән мич, учак өс­тендә – карасу төтен эзләре…

Өстәвенә, бу байлыкны күрергә генә түгел, тотып карарга да була. Йон эрли торган кабаны да, киез итек басу калыбын да. Хәтта гигант тегермәннең түшәмендә үк урнашкан тешле агач тәгәрмәчләрне дә. Кулың белән кагылуга – бабайларның гасыр­лар буе тупланган энергетикасы сиңа көч өстәгәндәй тоела.

«Татар авылы» – шәхси музей. Монда тупланган бөтен хәзинәне бер кеше – Олы Шырдан авылында яшәүче укытучы Миңнедамир Кама­летдинов җыйган. Күрше төбәкләрдән дә, чит илдән дә туристлар кызыксы­нып килә торган бу уникаль комп­лексны саклау һәм үстерү мәшәкате дә – аның җилкәсендә. Урта хәл­ле гаиләнеке кебек җиһазланган өй ишеге өстенә чит ил кешеләре өчен инглиз телендә язу эленгән: «Аяк киемнәрегезне сызык артында кал­дырырга», – диелгән. Мөгаен, бу мон­да килгән кешеләр өчен бердәнбер җитди чикләүдер. Әмма монда инде, гафу итегез, традиция: татар авылла­рында аяк киемен һәрвакыт бусага артында калдырганнар…

1-8

1-7

1-6

Камалетдинов мондый мөмкин булмаган эшне ничек башкарып чыга алган соң? Үзе әйтүенчә, мон­да идея «гаепле». Сиксәненче еллар ахырында ул Козмодемьянскидагы искиткеч этнография музеена ба­рып эләккән. Кунакларны анда мари халык җыр-биюләре белән каршы алганнар, милли эчемлекләр белән сыйлаганнар. Әмма хуҗаларның бик яратып төзегән мари авылы күренеше аны сокландырып кына калмаган, дәртләндереп тә җибәргән. Миңнедамир беренче тапкыр үз ал­дына: «Ә нигә бездә, Татарстанда, хәзергә кадәр мондый әйбер юк? Ә бит ике‑өч дистә елдан безнең ба­баларыбызның татар авылында ничек яшәгәннәре турында истәлекләр генә калачак», – дигән сорау куйган. Әлеге идеясе белән Мәдәният министрлы­гына барган – хупламаганнар. Дәүләт булышмый икән, нишләргә? Дөрес, үз көчеңә таянырга кала.

«Татар авылы»н ул 2010 елда гына ача алган – идея белән «авыру» егерме елдан артык вакытка сузылган, бу ва­кыт эчендә ул акча туплаган, экспо­натлар җыйган һәм, өметен җуймый­ча, түрәләрдән ярдәм эзләгән. Юкка булып чыккан. Элекке мәдәният ми­нистрларының берсе әйткән сүзләр әлегәчә хәтерендә героебызның. Миңнедамирның этнография музее ачарга теләвен һәм ярдәм көткәнен ишеткәч, ул ризасызлык белән:

– Беләсеңме, бу хәзер актуаль түгел. Иң яхшысы, атлар сатып ал да шулар­га балаларны утыртып йөрт. Менә бу, һичшиксез, барачак!

Бигрәк беркатлы җавап. Ул вакыт­та Миңнедамир Биектау районында сакланып калган бәһасез раритет – сугыш вакытында, җиде дистә ел элек (!) салынган агач тегермән турында ишеткән була. Тегермәнне бүрәнәсен бүрәнәгә сүтеп, Исакка алып кай­талар да, тәртип белән, яңа урында торгызып куялар. Хәтта механизмын да төзәтәләр, ул эшли булып чыга!

Ә чүлмәкче өе Балтач районы Чепья авылыннан күчеп утырган. Монда барысы да йөз ел элек булганча сак­ланган. Зур мич, сәке, балчык са­выт-саба, бүрәнә стенада чабаталар эленеп тора, сандык һәм традицион татар бизәкле читекләр – аларын кай­чандыр Миңнедамирның үз әбисе үк киеп йөргән.

– Ә сез татар миченең русныкын­нан нәрсә белән аерылганын беләсез­ме? – дип, хәйләкәр генә сорау бирә Камалетдинов. – Белмисезме? Рус­ларда мич авызы ике тапкыр киңрәк булган, чөнки анда ризык пешереп кенә калмаганнар, эченә кереп юын­ганнар да. Миңа бер турист ханым сөйләде, Ярославль өлкәсеннән. Ерак балачагында әбисенең аны ничек мичтә юындырганын искә алып…

Татар һәм рус көнкүреше монда адым саен бер-берсенә үрелеп бара, хәзерге тормыштагы кебек үк. Тимер­че өе рус стилендә төзелгән, дип аңла­та Миңнедамир. Бу хата түгел. Татар авылларында тимерче булып гел рус­лар эшләгән. Иван Грозный заманын­нан ук шулай килгән – хакимнәр буй­сындырылган Казан ханлыгы халкы корал кояр дип курыккан һәм аларга металл белән эшләүне тыйган…

Сүз уңаеннан, татар авылы музее үзе дә рус авылында урнашкан. Һәм бу берәүне дә гаҗәпләндерми. Өстәвенә, кайчандыр шушы тирәдә татар авылы да булган, диләр. Казан алынганнан соң, анда яшәүчеләрнең бер өлеше Норлатка күчеп киткән.

Хәзер Камалетдинов комплекс тер­риториясендә мәчет төзи. Унҗиденче гасырдагы бер кадак та кулланмыйча салынган агач гыйбадәтханә проек­тын аңа үз вакытында архитектор Нияз Халитов бүләк иткән булган.

Әлбәттә инде ачык һавадагы бу гаҗәеп музей экспонатларының чын бәясен галимнәр генә билгели ала. Әмма бер нәрсә ачык: Кама­летдинов һәм аның музее – без­нең күптән түгелге һәм ерактагы үткәннәребезне күрү һәм тотып карау мөмкинлеге ул. Һәм аны яңа буыннар өчен саклап калу да.

…Кадерле кунакларны ул еш кына үзе каршылый. Тальян гармун һәм «Туган тел» җыры белән, милли киемнән. Мастер-класслар үткәрә, аларда данлыклы Шырдан катыгы оетырга, кыстыбый пешерергә, бал­чык савыт‑саба ясарга өйрәнәләр. Ә өйләр арасында, чирәмдә, та­выклар кыткылдап йөри. Ишегал­дына илтүче капкаларны тәкәббер казлар саклый. Утарда – сарыклар, кәҗәләр… Барысы да моннан нибары йөз еллап элек кенә булган гадәти татар авылындагыча.

НИЧЕК БАРЫРГА:

Казаннан М7 трассасы буйлап Мәскәү юнәлешендә – Исак (Исаково) авылына кадәр.

Фото: http://protatarstan.ru

http://protatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев