Терроризм: тыярга, ярамый түзеп торырга
2020 елда – 28, быелга чыккач – 16. Нинди саннар бу, дисезме? Хәзер аңлатам. Сүз гаять җитди мәсьәлә – Россиядә вакытында кисәтелгән, булдырылмый калган террорлык актлары турында бара. Нигездә көньяк төбәкләрдә. Кемнәрдер шартлаткычлар ясап, аларны кеше күп җирдә кулланырга әзерләнгәннәр. Әмма өлгермәгәннәр. Федераль куркынычсызлык хезмәте уяулык күрсәткән. Китерелгән саннарны төрле юнәлештән анализларга була. Уңай яктан. Әгәр шартлаткыч хәрәкәткә килсә, күпме гөнаһсызның җаны кыеласы булган бит. Шөкер, потенциаль корбаннар исән калган.
Күңелсез яктан. Кара инде, Россиядә тыелган оешмаларда һаман да җанкыярлар әзерләнә, арабызда күңеленә бер бөртек тә миһербанлык орлыгы салынмаган явыз бәндәләр йөри икән. Кеше ерткычка күптөрле субъектив һәм объектив сәбәпләр аркасында әйләнә. Шушы “әверелеш”тән соң аңа үз гомере дә кызганыч түгел икән, кая рәхим-шәфкать турында сүз барырга мөмкин! Мисалга, быел 3 июльдә Нальчикта террорга каршы операция барышында бер бинада яшеренгән бандитларга бирелергә тәкъдим ителүгә карамастан, алар үлемне артыграк күргән. Ниндидер идеягә җаны-тәне белән фанатларча бирелгән кеше генә үзен тиктомалга корбан итә ала. Хәер тиктомалга түгел, анысы, теге дөньяда яшәү өмете белән. Террорчылар оешмаларында үз-үзләрен башкалар белән бергә шартлату өчен билләренә бомба бәйләргә чират торуларын әнә шулай аңлатырга мөмкин. Шаһид китүче үлсә дә, идея исән кала. Идея барында террорчылык бик катлаулы социаль феномен булудан туктамаячак. Димәк, дөрес аналитик фикерләгәндә, үлемнән соң бернинди дә яшәү була алмаганлыгын пропагандалау да терроризмны кисәтүнең бер юнәлеше икәнлеге яхшы аңлашыла. Әлегә барысы да киресенчә. Данте Алигъериның (XIII гасыр) теге дөньядагы тормышны тасвирлаган “Илаһи комедия”сеннән соң бу хакта күпме китап язылганын төгәл әйтүе кыен. Фәнни хезмәтләргә кадәр барлыкка килде. Мондый “әдәбият”, әлбәттә, кешегә нибары бер тапкыр бирелгән яшәүнең кыйммәтен бик күпкә төшерә. Хәтта иң аяусыз сугышлар вакытында да, фашизмны исәпләмәгәндә, солдатлар мәктәп- хастаханәләргә зыян китермәскә тырышкан. Террорчылар исә уена мөмкин кадәр күбрәк кеше үтерү нияте салган. Ни аяныч, алар кайчак явыз максатларына ирешә. 2004 елда Бесланда мәктәп шартлатып 334 кешенең гомерен өзделәр. Хәзер бу фаҗигале дата – 3 сентябрь Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне булып санала. Көнбатышта исә террорчылык 2001 елның 18 сентябрендә Америкадагы шартлаудан соң киң җәелде. Шуннан соң 20 ел узса да, Нью-Йоркның күккә ашкан ике бинасын самолетлар белән бәрдереп җимерү, чыннан да, теракт булганмы, әллә бу махсус оештырылган операцияме – моңа төгәл җавап бирүче юк. Әмма шуннан соң Иракта (2003), Ливиядә (2011) һәм башка гарәб илләрендә булган түнтәрелешләр – факт.
Мин ир-атлар җыелган җирдә террорчылык турында да сүз кузгаткалыйм. Кем нәрсә әйтер икән ягъни мәсәлән. Йә, Алла сакласын, диләр, йә шартлатуларның бездә түгел, кайдадыр еракта булуына ишарә ясыйлар. Беренчедән, Алла сакланганны саклармын, дигән. Сакланабыз, анысы. Күп кеше катнашындагы чараларда адым саен полиция хезмәткәре. Мәктәп-бакчаларга төймәгә басмыйча кертмиләр, күп кенә биналарның ишеген ачуга турникетка барып төртеләсең. Инде йорт капкаларына да йозак куя башладык. Тик шунысы борчый: бикләнүләр нәтиҗәсе буларак, бер-беребезгә ышаныч кими. Бу да куркыныч сигнал. Икенчедән, без түгел, күршеләр яна дип тә тынычланыр урын юк. Ут сулга да, уңга да күчәргә мөмкин. Казан бездән ерак түгел. Искә төшерсәк, 2014 елның 19 июлендә башкалада ТР мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов утырган автомобиль шартлады, Вәлиулла хәзрәт Якуповны үз йорты янында атып үтерделәр. Кукмара безгә тагын да якынрак. 2020 елның октябрендә күрше районда 16 яшьлек үсмернең яна торган катнашма салынган шешәне полиция бинасына ташлавы турында хәбәрләр белән социаль челтәрләр тулды. Тоткарланучылар арасында 1999 елда Татарстан белән чиктәш Киров өлкәсендә газүткәргеч шартлатуда (ялкыны Сабадан да күренде) катнашучы да булган. Инде быел майда Казанның 175нче гимназиясендә бернинди кызганусыз 9 кешене атып үтергән террорчыга да нибары 19 яшь кенә. Аның кебек үзләрен “Бог” дип игълан итүчеләр алга таба килеп чыкмасына бернинди гарантия юк. Чөнки хәзер яшьләрнең әхлакый формалашуында интернет-телефон йогынтысы әти-әни тәрбиясеннән күпкә көчлерәк. Хәер кайбер гаиләләрдәге тәрбия дигәне дә ташка үлчим инде. “Үтерәм” сүзен артык күп кулланабыз. Тәртипсезләнгән балага да “Үтерәм, чукынчык” дибез. Чын күңелдән булмаса да, әйтәбез бит. Әле кичә ишеттем: 5 яшьлек малай үзен орышкан әнисенә: “Йоклаганда мендәр каплап үтерәм мин сине”,– дигән. “Андый сүзне өйдә ялгышып та әйтүче юк”,– дип шакката ана кеше. Димәк, яшь “террорист” үтерүнең бер ысулын да белә. Эчкече гаиләләрдә үтерү белән янау, гомумән, гадәти күренеш. Шушы сүзне әйтмичә телебезне пычратмаска өйрәнәбез, телевизордагы атыш, “ужаслар” каналларына “ата-ана контроле” куябыз икән, һичшиксез, миһербанлырак балалар үстерәчәкбез. “Ужастиклар”ны күрсәтүне бөтенләй үк тыясы, мәрхәмәтсезлекне пропагандалаган сайтларны ябасы иде дә бит, нишлим, андый вәкаләтем юк. “Төньяк-көнбатыш” стратегик тикшерү үзәге эскперты Сергей Переслегин исә террризмны матбугатта да яктыртмау фикерен алга сөрә. Чыннан да, СССР заманында без анда-санда гына булган шартлаулар турында берни дә белмәдек бит. Профилактикага килгәндә, гасыр афәтенә каршы чаралар “Билгесез пакет күрсәгез, кагылмагыз” дип киңәш бирүгә, мәктәпләрдә “Без террорга каршы” дигән сыйныф сәгатьләре үткәрүгә кайтып кала. Кем генә үтерүгә “Мин риза” дип торыр икән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев