6 август 2021 яңалыклары
-
Делегация Татарстана посетила День картофельного поля
Делегация из Татарстана во главе с министром сельского хозяйства и продовольствия Маратом Зяббаровым посетила Дмитровский округ в Подмосковье, где проходят ежегодный День картофельного поля Potato Russia 2021. Министра сопровождали его заместители Ильдус Габдрахманов и Рафаэль Фаттахов, генеральный директор АО "Татагролизинг" Азат Зиганшин, генеральный директор АО «Рацин» Денис Самодуров, а также руководители и специалисты хозяйств по выращиванию картофеля и овощей. Организатором мероприятия является ведущий производитель картофеля в Подмосковье - ООО «Дмитровские овощи».
-
Татарстан республикасы икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын аккредитацияли
Утырышта Әлки, Мамадыш, Әгерҗе, Алексеевск, Ютазы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Саба районнарының сәнәгать паркларының резидентларына һәм идарәче компанияләренә аккредитация кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү буенча эш нәтиҗәләре турында докладлар тыңланды.
-
“Туган ягым - Байлар Сабасы” экскурсиясе
“Туган ягым - Байлар Сабасы” атналыгы кысаларында, Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасының зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән туган якка, туган төбәккә, туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан Саба буйлап экскурсия оештырылды. Балалар үзәк урамда урнашкан истәлекле урыннарда булып Байлар Сабасы тарихы белән таныштылар. “Ямьле Саба” яр буендагы чишмәләрнең күп һәм һәрберсе үзенчәлекле булуына игътибар иттеләр. Чишмәләрнең сулары йомшак, шифалы, салкынча, әйләнә-тирәсе чиста, ямьле, матур булуын билгеләп үттеләр.
-
Терроризм: тыярга, ярамый түзеп торырга
2020 елда – 28, быелга чыккач – 16. Нинди саннар бу, дисезме? Хәзер аңлатам. Сүз гаять җитди мәсьәлә – Россиядә вакытында кисәтелгән, булдырылмый калган террорлык актлары турында бара. Нигездә көньяк төбәкләрдә. Кемнәрдер шартлаткычлар ясап, аларны кеше күп җирдә кулланырга әзерләнгәннәр. Әмма өлгермәгәннәр. Федераль куркынычсызлык хезмәте уяулык күрсәткән. Китерелгән саннарны төрле юнәлештән анализларга була. Уңай яктан. Әгәр шартлаткыч хәрәкәткә килсә, күпме гөнаһсызның җаны кыеласы булган бит. Шөкер, потенциаль корбаннар исән калган.
-
7 августка һава торышы
7 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез көнбатыш районнарда яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +25..+30˚ градус.
-
Алексей Песошин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
ТР Пемьер-министры аларга намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде.
-
АО «Транснефть – Прикамье» приняло на работу выпускников УГНТУ
АО «Транснефть - Прикамье» приняло на работу молодых специалистов, окончивших в 2021 году обучение по инженерно-техническим специальностям.
-
Кыр эшләре тизләнә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбыз игенче-механизаторлары 4 августка бөртекле культураларны барлык урып-җыю мәйданының 68 процентыннан суктырып алдылар. Ындыр табакларына 21820 тонна ашлык кайтты. Гектар уңышы 13,4 центнер тәшкил итә. Кырларда 59 комбайн көнгә уртача 660 гектарда эш башкара. Гомумән, байтак хуҗалыкларның игеннәрне инде 150-200 гектар мәйданнарда гына суктырып аласы калып бара.
-
ГТО тапшырырга чакыру
Саба районы буенча тестлаштыру үзәге һәркемне ГТО комплексы нормативларын тапшырырга чакыра.
-
“Ял итәргә вакыт юк, клиентлар ашыктыра”
Райондашыбыз, кондитер Райлә Хәсәнова әзерләгән торт эшләнмәләрен районыбызда үткәрелгән ярминкәләрдә еш күрергә була.
-
Ут-су бәяләре артты
Райондашларыбызга коммуналь хезмәтләр өчен июль ае квитанцияләре яңа бәяләр белән килә башлады. “Татэнергосбыт” офисыннан хәбәр итүләренчә, хәзер электр энергиясенең бер киловатт сәгате өчен Сабада яшәүчеләргә 1 июльдән 4,11 сум түләргә кирәк. Моның өчен әлегә кадәр 3 сум 93 тиен түләп килдек. Авыллар өчен элекке 2,75 сумнан 2,88 сумга артты. Июль аена кадәр суның 1 кубометры өчен 29,23 сум түләсәк, хәзер аның бәясе 29,42 сум булды.
-
Ике Басу Арташ авылы мәдәният йорты янында «Күңелле ноталар» концерты
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 5 нче август көнне, Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Ике Басу Арташ авылы мәдәният йорты янында «Күңелле ноталар» дип исемләнгән концерт үткәрделәр. Балалар башкаруында җырлар, биюләр тамашачыларны бик сөендерде, алар үз чиратларында чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр. Концерт ахырында барлык катнашучылар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.
-
Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган
Авария кичә кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.
-
Авыручыларның күбесе – өлкәннәр
Соңгы вакытларда районыбызда коронавирус белән авыручылар саны артканнан арта.
-
2021 елда Казанда илкүләм проект буенча мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк
„Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп, „Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак.