Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

ТР Пемьер-министры аларга намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләккә барлыгы 49 кеше лаек булды. Чара Казан Кремлендә узды.

«Бу залда мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, финанс институтлары, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт комплексы һ.б. тармакларда эшләүчеләр утыра», — диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Ул залга җыелган кешеләргә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Халкыбызның көндәлек тырыш хезмәте — Татарстанның уңышлы үсеш нигезе. Сезнең талантыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез республикабызны тагын да көчлерәк итә», — дип искәртте Песошин.

Аның сүзләренчә, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү һәм тотрыклы инновацион үсешне тәэмин итү республикадагы социаль-икътисади сәясәтнең төп принцибы булып кала. «Бу Татарстанга сизелерлек икътисади потенциалга һәм үсеш кичергән кеше капиталына ия булган әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булырга мөмкинлек бирә», — диде Премьер-министр.

Ул билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны үтәүгә 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтү күздә тотыла. Төп акча 292 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объекты төзү һәм төзекләндерүгә китәчәк.

Аерым алганда, бу акчага 16 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзү, 57 парк һәм скверны төзекләндерү, 217 километрдан артык юл төзү һәм ремонтлау, өч мәдәният йорты һәм ике мәдәни үсеш үзәге сафка бастыру ниятләнә.

Песошин 2021 елның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искәртте. ТР Хөкүмәте башлыгы сентябрь аенда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайланачагын билгеләп үтте.

«Илнең киләчәген билгеләүдә алда торган сайлауларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Җәмгыятьтә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм социаль-икътисади үсеш темпларының саклануы тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйле», — диде ул.

Сәламләү сүзеннән соң ТР Премьер-министры дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич — Дуслык орденына, «СМП-Нефтегаз» тиз йөрешле автомагистрале директоры Рамил Комаров һәм ТПП «РИТЭК-Самара-Нафта» генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медаленә лаек булды.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Камал театры директоры урынбасары Рәис Яппаров, хезмәт ветераны Сабирхан Мөхәрләмов лаек булды. 

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев