Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Туган ягым - Байлар Сабасы” экскурсиясе

“Туган ягым - Байлар Сабасы” атналыгы кысаларында, Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасының зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән туган якка, туган төбәккә, туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан Саба буйлап экскурсия оештырылды. Балалар үзәк урамда урнашкан истәлекле урыннарда булып Байлар Сабасы тарихы белән таныштылар. “Ямьле Саба” яр буендагы чишмәләрнең күп һәм һәрберсе үзенчәлекле булуына игътибар иттеләр. Чишмәләрнең сулары йомшак, шифалы, салкынча, әйләнә-тирәсе чиста, ямьле, матур булуын билгеләп үттеләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев