Кыр эшләре тизләнә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбыз игенче-механизаторлары 4 августка бөртекле культураларны барлык урып-җыю мәйданының 68 процентыннан суктырып алдылар. Ындыр табакларына 21820 тонна ашлык кайтты. Гектар уңышы 13,4 центнер тәшкил итә. Кырларда 59 комбайн көнгә уртача 660 гектарда эш башкара. Гомумән, байтак хуҗалыкларның игеннәрне инде 150-200 гектар мәйданнарда гына суктырып аласы калып бара.
Сводка бирү көнендә 107 гектарда урып-җыйнап, иң югары җитештерүчәнлеккә “Курсабаш” җәмгыятендә ирештеләр. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында исә уракны районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Амбарга кайткан ашлык районның уртача күрсәткеченнән яхшырак – 16 центнер. Әмма былтыргы уңыш (50,5) белән чагыштырганда, өч тапкыр кимрәк. Гомумән, быелгы саннар бер хуҗалык җитәкчесен дә, комбайнчыларны да куандырмый.
Урак батырларына килсәк, “Саба” җәмгыятеннән Айрат Галимуллин белән Рөстәм Газизҗанов (“Дҗон-Дир”) 8745шәр центнер ашлык суктырып, 1нче урында бара. “Игенче” дән Ленар Зариповның эш күрсәткече – 7417, Айрат Хәмитовныкы (“Мөхәммәтшин”) 6905 центнер тәшкил итә. Урак экваторга якынлашканда кыр батырлары исемлегенә “Туган як” җәмгыятеннән Айдар Тимергалиев бертуган Нияз һәм Илназ Маликовлар да өстәлде. Алар “Полесье” комбайнннары бункерлары аша 6819ар центнер бөртек уздырдылар. Районның иң яхшы 10 комбайнчысы исемлеген Марсель Закиров (“Урта Саба”, 6221 ц.), Илһам Галиев (“Игенче”, 6205 ц.) һәм Рәис Шакиров (КФХ “Мөхәммәтшин”, 6034 ц.) тулыландыра.
Фото: Абдул Фархан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев