Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыручыларның күбесе – өлкәннәр

Соңгы вакытларда районыбызда коронавирус белән авыручылар саны артканнан арта.

Аеруча өлкәннәр арасын­да әлеге куркыныч авыру бе­лән зарарланучылар күбәя. Аны йоктырудан беркем дә ими­ниятләштерелмәгән. Шуңа авыруга каршы көрәшүнең иң үтемле чарасы – ул вакцина ясату. Ел башыннан бүгенге көн­­гә кадәр районыбызда 969 коронавирус очрагы теркәлгән, шуларның 512ендә үпкә ялкын­сынуының катлаулануы ачыкланган, 37 ке­шедә авыру лаборатор яктан расланган. Район үзәк хас­таха­нәсенең табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, соң­гы атналарда CОVID-19 оч­рак­ларының аеруча кискен ар­туы күзәтелә. Мәсәлән, 19-25 июльгә пневмониянең 25 очрагы тер­кәлгән булса, 26июльдән 1 августка кадәр авыручылар саны 43 кә җиткән. Авыру ике тапкыр арткан дигән сүз. Ә иң аянычы – ел башыннан июль аена кадәр районыбызда 21 кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Бүгенге көндә 15 урынга исәпләнгән госпитальдә 23 кеше дәвалануы үзе үк вәзгыятьнең никадәр кискен булуын сөйли. Гыйнвар аеннан 31 июльгә кадәр район үзәк хастаханәсенең коронавирус белән авыручылар госпиталендә барлыгы 220 кеше дәваланган, шуларның 163ен 60 яшьтән югары өлкәннәр тәшкил итә, ә 184е авыл җирлегендә яшәү­челәр. Госпитальдә дәва­лану­чыларның да – 74 проценты 60 яшьтән өлкәнрәкләр. «Хәзер төп риск төркеме -- 60 яшьтән узганнар, шуңа да өлкәннәребезгә вакцина ясату аеруча мөһим. Бу төркем хроник авырулары күп булу сәбәпле, коронавируска аеруча тиз бирешә. Вакцинацияләнгәннәрнең проценты югары булган саен коронавирус таралуны тоткарлау мөмкинлеге зуррак», – ди Резеда Фәттахова. Бүгенге көндә район буенча 60 яшьтән югары 1175 кеше вакцина ясаткан, бу әлеге төркемгә керүчеләрнең 17 проценты гына дигән сүз. Район үзәк хастаханәсендә әйтүләренчә, бө­­­­тен авыл җирлекләрендә яшәү­­­челәр дә коронавируска кар­­шы вакцина ясатуга җитди ка­рамый. Билгеле булганча, прививка ясатучылар саны аз булган җирлекләрдә авыручылар саны да күбрәк. Мәсәлән, Олы Кибәче, Шәмәрдән, Шекше, Иске Икшермә, Мичән, Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә авыручылар күп. Аерым алганда Язлы Арташ авылында 60 яшьтән югары нибары 1 кеше, Сәрдәдә – 6, Ике басу Арташта – 12, Сабайда – 4, Олы Кибәчедә – 7, Туктарда – 5, Оетта – 6, Миңгәрдә нибары 6 кеше прививка ясаткан. Агымдагы елның 1 сентябренә 60 яшьтән өлкәннәрнең 80 процентына вакцина ясау планлаштырыла. Белгечләр әйтүенчә, авыр аллергик реакцияләр булганнар, 18 яшькәчә яшүсмерләр, йөкле, бала имезүче хатын-кызларга вак­цина ясау рөхсәт ителми. CОVID-19 белән авырган­га 6 ай узмаганда, хроник авы­руларының кискенләшкән чо­­рында прививка кичек­те­реп торыла. Һәркем авы­руның җитдилеген, вакцина ясауның мөһимлеген аң­ласын иде!

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев